Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Лифт ачылгач, коточкыч күренешкә тап булдым. Бик күп кан, йөзе белән капланып яткан кеше, аның янында бер кыз". Әтиләрен үтергән өч бертуган тикшерү экспериментында булды

17, 18 һәм 19 яшьлек өч бертуган кыз әтиләрен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә. Алар үз гаепләрен таныган һәм саклану чарасы гына кулландык дип белдергәннәр. 11 сыйныфта укучы кече кыз әтисенә 35 тапкыр пычак белән чәнчегән, соңыннан үзе үк полиция чакырган. Сорау алу вакытында кызлар, әтиләренең аларны мыскыл итүен, берничә мәртәбә корал белән янавын белдерделәр. Ләкин элегрәк беркем дә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәгән.

news_top_970_100
"Лифт ачылгач, коточкыч күренешкә тап булдым. Бик күп кан, йөзе белән капланып яткан кеше, аның янында бер кыз". Әтиләрен үтергән өч бертуган тикшерү экспериментында булды

Бертуганнарны суд залына чиратлап алып керделәр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, өч кыз,  бергәләп әтиләрен үтергән. Алар үз гаепләрен таныды, ләкин судта журналистлар белән аралашудан баш тарттылар. Бу хакт Беренче канал хәбәр итә. 

Олы кызы

Кече кызы

Уртанчы кызы

Сорау алу барышында алар әтиләрен чын вәхшигә тиңләп сөйләделәр. Ул аларны еллар буе кыйнаган, куркытып торган һәм кызлар ахырдан каршылык күрсәткәннәр. 

57 яшьлек Михаил Хачатурян ул көнне еөндә булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, кызларның берсе пычак белән кадаган, калганнары спиртовка баллоныннан сиптергәннәр. Ныклы гәүдә төзелешенә дә карамастан, ир-ат кызларга каршы торып, качып котыла алмаган, баскыч мәйданчыгында җан биргән.

- Лифт ишекләре ачылгач, коточкыч күренешкә тап булдым. Бик күп кан, йөзе белән капланып яткан кеше һәм аның янында бер хатын-кыз иде. Кызы иде бугай, - дип сөйләде шаһит.

Интернет агентлыклары хәбәрләренә караганда, вафат булган ир 30 дан артып пычак ярасы алган, ә йөрәгенә олы кызы кадаган. Соңыннан кызлар үзләре полиция чакырганнар.

"Күпсанлы пычак яралары белән 57 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылды. Сорау алу барышында кызлар үз гаепләрен таныды һәм әтиләре белән начар мөнәсәбәтләре турында белдерделәр", - дип сөйләде Мәскәү шәһәренең тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән урынбасары Юлия Иванова.

Хачатуряннар гаиләсе җитеш тормышта яшәгән. Кызлар әтиләре белән генә торган, ниндидер сәбәпләр аркасында әниләре алар белән күптәннән яшәмәгән. Кызларның социаль челтәрдәге аккаунтлары яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый. Ләкин өйдә алар чын тәмугта яшәгән. Фатир тәрәзәләреннән һәрвакыт әтиләренең кычкыру тавышы ишетелгән, кайвакыт кешеләр алдында да мыскыллаган. 

- Кызларын подъезд алдына бастырып, аларга тиле кебек кычкыра иде, - дип сөйләде бер күрешләре.

Танышлары әйтүенчә, әтиләре аларга өйдән чыгарга рөхсәт итмәгән. Хәтта дәресләргә дә җибәрмәгән.

Алтуфьево шоссесында бу гаилә яшәгән күпкатлы йортның диварына “добро” сүзе язылган. Ләкин монда куркыныч хәлләр булган, дип сөйли күрешләре. Хачатурян бар йортны куркытып торган. Кинәт кенә, бернинди сәбәпсез корал чыгара торган булган.

Йортта яшәүчеләр арасында, һәлак булган ирнең наркотиклар куллануы, сатуы турында да сүзләр йөри. Криминал белән бәйле кеше тәэсире калдырган. Ләкин, шуңа да карамастан, күршеләренең берсе дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән.

- Ул машинасын тратуар янына куйган иде. Йөреп тә булмады. Кисәтү ясаган өчен корал чыгарды. Без бернинди тавыш күтәрмибез, китәбез дидек,-  дип сөйләде күрешләре Анастасия Кошелева.

Бу эштә соңгы ноктаны бары тик суд кына куя ала. Ләкин ирнең өй тираны булы белән барлык туганнары да килешми. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, кулга алынган кызларның абыйсы аларга ярдәм итүдән баш тарткан һәм аларны үзләрен яклаган дип уйламый. Шулай ук, туганнарының адвокат өчен акча бирергә каршы булулары турында да мәгълүмат бар. Мәскәүнең Останкино суды 19 яшьлек Ангелинаны һәм балигъ булмаган, 11 сыйныфта укучы кече кызны 72 сәгатькә сак астында калдырды.

Әтиләрен үтергәнче кызларның чыннан да ничек яшәүләрен тикшерү ачыклаячак. Юридик яктан алар имин гаилә булып санала, хокук саклау органнарында исәптә тормаганнар. Хәзер тикшерү бертуган кызларны психиатрия экспертизасына җибәрергә җыена. Шулай ук күрсәтмәләрнең дөреслеген тикшерү өчен йөзгә-йөз сорау алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100