«Французча үбешү» ни өчен элек «татарча үбешү» дип атап йөртелгән? | intertat.tatar

«Французча үбешү» ни өчен элек «татарча үбешү» дип атап йөртелгән?

Борынгы Русьта мондый үбешүләр турында озак вакытлар белмәгәннәр, чөнки мәҗүсилектә кеше тәнендәге төрле тишекләрдән төрле пычрак керә дип саналган. Борынгы Русьта хатын-кызларны хисле итеп үбешергә татар-монгол гаскәрләре өйрәтеп киткән дигән фараз бар.

Үбешү турында иң беренче тарихи мәгълүмат безнең эрага кадәр 1500 елларда хәзерге Һиндстан җирләрендә теркәлгән. Индусларга үбешү Борынгы Римнан кергән дип фаразлыйлар.

 Римда үбүнең берничә төре булган. Биттән дусларча үбеп алу — оскулум дип аталган. Ошаган кешене наз һәм хис белән үбүне — базиум дип йөрткәннәр. Әгәр дә ир-ат кызны, кеше күп урында шулай итеп үбә икән, ул аңа һичшиксез өйләнергә тиеш булган.

Хәзер «французча» дип йөртелә торган, телләр катнаштырып үбешүне дә римлылар уйлап тапкан. Аның да үз исеме бар — саволиум. Болай итеп ир белән хатын яки сөяркәләр белән үбешкәннәр. Борынгы Русьта мондый үбешүләр булмаган, чөнки мәҗүси халык кеше тәнендәге төрле тишекләрдән төрле пычрак керә дип санаган. Шуңа күрә колакларны амулет-алкалар белән саклаганнар, кызлар баш киемен күзләрен капларлык итеп кигән. Авызларына да, эчке дөнья бозылмасын өчен, беркемгә дә тидертмәгәннәр, чөнки мәҗүсилектә, тәнне кеше күңелен тышкы дөньядан саклый торган кабык итеп кабул иткәннәр. Мәҗүси славяннар иреннәрдән үбүне җирәнгеч гамәл итеп күргән.

Русь дәүләтенә үбешү гадәте христианлык белән X–XI гасырларда византия традициясе белән керә. Яңа дин буенча үбү — якынаю мәгънәсен аңлата. Үбү күпчелек чиркәү даирәсендә кулланыла: кач, икона, патриарх кулын үбү. Гадәт чиркәү аша көнкүрешкә күчә: рәхмәт әйткәндә дә, дуслашкач та, яратуны күрсәтү өчен дә үбешә башлыйлар.

Ә тирән, хисле, борынгы Римдагыча үбешүләргә Русь халкы татар-монгол яулары килгәч өйрәнә. Күчмә халык гаскәре җирле хатын-кызларны яңа төр назга өйрәтеп китә. Шул рәвешле, Русьта телләр катнаштырып үбешүне озак кына вакыт «татарча үбешү» дип йөртә башлыйлар.

Борынгы Русьта, чиркәүдә гөнаһларны кичергән чагында хатын-кызлардан: "Вдевала ли язык свой, вкладывал ли по-татарски, или тебе кто тако ж? ", - дип сораганнар.

XVIII гасырда Россиядә французлар йогынтысы сизелә башлагач, хисле, романтик, эротик «татарча үбешү»не «французча» дип йөртә башлыйлар. Ул вакытта чит ил кешеләренә һәм чит ил традицияләренә «зыянлы» сүзләр өстәү гомуми әдәбият күренеше булган.