Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир шарында ярлары булмаган бердәнбер диңгез бар

Саргасс суүсемнәрен икенче төрле «диңгез винограды» дип атыйлар. Алар су өстендә бик куе булып үсә, зур кырлар һәм болыннар хасил итә.

news_top_970_100
Җир шарында ярлары булмаган бердәнбер диңгез бар
https://pixabay.com

Җир шарында ярлары булмаган бердәнбер диңгез — Саргасс диңгезе. Бу турыда Фактлар сайтында язылган.

Саргасс диңгезе — дөньядагы гаҗәеп урыннарның берсе. Ул Атлантик океанда урнашкан. Дүрт су агымы аның ярлары ролен үти. Көнбатышта — Гольфстрим, төньякта — Төньяк Атлантик, көнчыгышта — Канар, көньякта Төньяк пассат агымы. Нәкъ менә шушы агымнар Саргасс диңгезе тирәли сәгать теле уңаена су әйләнеше ясый. Шулай иттереп эчке сулар барлыкка килә, алар чикләнгән пространствода циркуляцияли. Бу сулар Дөнья океанының башка сулары белән бик акрын гына кушылып тора.

Диңгезгә исемне анда үсә торган үсемлекләрдән чыгып биргәннәр. Саргасс (лат. Sargassum) суүсемнәрен икенче төрле «диңгез винограды» дип атыйлар. Алар су өстендә бик куе булып үсә, зур кырлар һәм болыннар хасил итәләр. Әлеге урыннар зур булмаган кораблар өчен чып-чын тозакка әверелә. 

Саргасс диңгезенең тагын бер үзлеге — андагы климат шартлары. Биредә абсолют штиль һәм җилсез һава торышы була. Шуңа күрә диңгезчеләр борын-борыннан бу урынны урап узарга тырышкан. 

Диңгезнең сәерлекләрен Александр Беляев «Остров погибших кораблей» романында сурәтләгән.

Саргасс диңгезе Дөнья океаны биеклегенә карата бер метрга биегрәк булуы белән дә аерылып тора. Аның төньяк өлешендә Бермуд утраулары кебек урын да бар. 

Замана цивилизациясе Саргасс диңгезенә зур чүп утраулары «бүләк иткән», алар диңгездә йөзеп йөри, агым үзенчәлекләр аркасында алар диңгездән чыгып та китә алмый, гел зурая баралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100