Әнис җыяр чак: әлеге тәмләткечне куллану ысуллары

Элек-электән август башларында авыл халкы болыннарда әнис җыя торган иде. Кызганыч, табигатьтә үскән тәмләткечне оныта баралар.

Әнис - иң борынгы тәмләткечләрнең берсе. Әлеге үсемлекнең файдалы үзлекләре инде Борынгы Римда ук билгеле була, аны медицинада да, кулинариядә дә киң кулланганнар. 

Әнис орлыкларында үсемлек майлары күп саклана. Шуңа да үсемлекнең хуш исе һәм аның файдалы үзлекләре тулысынча диярлек орлыкларында була. Әнистә майлы кислоталар, шикәр, аксымнар һәм углеводлар бар. Ә орлыклары эфир мае алу чыганагы булып тора, ләкин аларда очучан матдәләрнең күләме югары түгел, иң яхшы очракта 5%ка кадәр җитәргә мөмкин.

Медицинада кулланышы

Әлеге үсемлек диарея, ашказаны белән бәйле булган авыруларны дәвалаганда, матдәләр алмашын яхшыртуда; шулай ук үпкә ялкынсынуларга каршы кулланыла һәм иммунитетны ныгытуда ярдәм итә. 

Нинди ризыклар пешергәндә кулланырга соң?

Әнис чөгендер, кыяр, кызыл каймалы кәбестә, тозлы кәбестә, кишер, яшь кабак, патиссоннардан торган яшелчә ризыкларына өстәлә.

Балыкны пешергәндә әнис куллансаң, аның үзенчәлекле исе бетәр.

Әлеге тәмләткечне иткә дә өстәргә мөмкин. Еш кына пешекчеләр әнисне сарык һәм бозау итен әзерләгәндә кулланалар, бу итне йомшаграк итә.

Ә бөккән, эчәгеле бәрәңге пешергәндә кушсагыз — ризыгыгыз тагын да тәмлерәк булачак.

Кайчан җыярга?

Әниснең өлгергән вакыты июль ахыры - август башларына туры килә. Кайбер хуҗабикәләр әнисне өлгергәнче җыеп киптерәләр, чөнки җитешкәч орлыклар тизрәк коела. Аннары кул белән уып чистартасы гына кала. Иң җайлысы — дуршлаг аркылы чистарту, минемчә. Җәй бетәргә күп калмады. Табигать биргән сый-нигъмәтләрдән файдаланып калыгыз.

Эчәге бөккәне рецепты

Эчлек өчен кирәкле ингредиентлар: 300-400 г бәрәңге, эчәге, 5-6 баш суган, әнис.

Әче камыр: 30 г чүпрәне 500 мл җылы сөттә җебетәбез, 50 г шикәр комы, 50 г атланмай, 12 г тоз салып болгатабыз, 400–500 г он өстибез. Камыр басып, кабартырга куябыз, күтәрелә башлагач баскалап, 2–3 тапкыр кабат кабартабыз. Ә эчлегенә 500 г әзер эчәгене иттарткычтан чыгарып, табада суы беткәнче кыздырып алабыз. Суган, 300–400 г бәрәңге, тәменчә тоз, борыч, әнисне салабыз. Чәй тәлинкәсе зурлыгындагы кабартмаларны җәеп, һәркайсының уртасына эчлек салып, бөккән формасына китерәбез. 180°С кызулыктагы мичтә 30–45 минут пешерәбез.