Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен үрдәк, каз бәбкәләре бер эздән тезелешеп йөри?

Бәбкәләрдән аермалы буларак, чебиләр таралышып йөри. Сере нәрсәдә?

news_top_970_100
Ни өчен үрдәк, каз бәбкәләре бер эздән тезелешеп йөри?
pixabay.com

Бу сорауга "Зур фән элементлары" фәнни проекты җавап бирә.

Үрдәк һәм каз бәбкәләре әнкәләре артыннан бер эзгә тезелешеп йөри. Ә менә чебиләр таралышып хәрәкәт итә.

Үрдәк һәм каз су кошлары, аларның оялары ярда, камышлар эчендә була. Суда йөзгәндә куркыныч янаса, алар камышлар арасына кереп китә, коры җирдә куркыныч булганда, суга керә. Шулай итеп, бәбкәләр биек камышлар арасыннан йөрергә тиеш. Алар өчен төп бурыч - әнкәләреннән адашып калмау. Камыш арасыннан бару җиңел түгел, шуңа күрә алар әниләре салган юлдан, бер-берсенә терәлеп бара. Югалган бәбкә ялгызы гына яши алмый, үлә.

Каз һәм үрдәктән аермалы буларак, тавык чебиләре белән озын-озын юллар үтми, аның яшәү урыны зур түгел - бер тирәлектә генә көн күрә. Шуңа күрә алар тавыкны әйләндереп алып, ничек азык табарга икәнен өйрәнә, берочтан, һәрберсе тавыккка якын булгач, әнкәләре тапкан ризык та тигез эләгә. Куркыныч янаганда, әниләре дә тиз генә ярдәмгә килә ала. Бер-берсенең артына тезелешеп йөрсә, алар ач калырга мөмкин. Шуңа да алар тезелешеп йөрми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100