Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлифбалы бала сурәтен ясаган рәссам: "Татар халкына символлар кирәк!"

Соңгы вакытларда интернет челтәрендә бер рәсем зур популярлык казанды. Кулына Әлифба тоткан, авызы тегелгән бала, еларга җитешеп, күзгә төбәлгән. "Татар-информ" бу рәсемнең авторы - Радик Мусин белән таныштыра.

news_top_970_100
Әлифбалы бала сурәтен ясаган рәссам: "Татар халкына символлар кирәк!"

Радик Мусин Башкортстанның Борай авылында туган. Сәнгать училищесында, аннары академиясендә белем алган. Өченче курстан соң Санкт-Петербург шәһәренә күчеп, Сергей Шнуровның күргәзмәсен әзерләүдә катнашкан. Хәзер Мәскәүдә яши. 



- Радик, милли юнәлештә кайчан иҗат итә башладың? 

- Милли хисләр Петербургта уяна башлады. Туган якта, татарлар арасында яшәгәндә бик сизелми иде, татарлык үзеннән-үзе булырга тиеш иде кебек. Чит шәһәргә күчкәч, туган як сагындыра башлады, Казандагы вакыйгаларга бәйле рәвештә иҗат итә башладым. Шулайрак.

- Ә бу авызы тегелгән бала сурәтен ясау идеясе ничек барлыкка килде?

- Бу өч рәсемнең дә идеяләре минеке, тулысынча минем инициатива буенча эшләнгән. Мин җәмгыятьтәге кискен темаларны күзәтеп барам. Татар халкына символлар кирәк. Хәзер бит инстаграмнар бар, социаль челтәрләр эшли. Социаль челтәрләрдә кеше рәсемнәргә игътибар итмәсә, текстын укымый. Проблемага игътибар итсеннәр өчен символик рәсемнәр ясарга булдым. Кешеләр иң башта рәсемгә игътибар итәләр. Ул хәзер мин ачыклаган әйбер генә түгел. Сугыш вакытында да плакатлар эшләгәнәр. «Родина мать зовет» дип, мәсәлән. Ул бер дә юкка түгел.

- Бу бала реаль кешеме?

- Ул реаль кеше. Интернеттан табылган, кем икәнен белмим. Композиция эшләр өчен персонажлар кирәк иде, «татарский мальчик» дип җыйдым, битен үземчә үзгәрттем һәм икенче кешенең гәүдәсен куштым, Әлифба тоттырдым. Бу коллаж була инде, ул берничә фотографиядән тора. Бу татар телен мәктәптә бетерүнең символы. Балаларның үз телен белүенә каршы булуны авызын тегеп куеп күрсәттем, ул теманы көчәйтү өчен Әлифба тоттырдым, бала китапны бирәсе килмичә тотып тора кебек.

- Радик, бу рәсемнең популярлыгын нәрсә белән аңлата аласың, ни сәбәпле ул бик тиз таралды?

- Беренчедән, Казанда ул проблема - татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны туктату - бик кискен тора һәм рәсем ул теманы тулысынча ачып бирә. Сәяси, идеологик эшләр барганда аларга плакатлар белән теләктәшлек күрсәтелә. Чөнки кеше иң башта күз белән таный, соңыннан гына язуын укый. Хәзер карашлар төрле. Мин кайбер текстлар белән риза түгелмен. Мин ниндидер позициядә түгел. Яклап та, каршы килеп тә чыгыш ясамыйм, мин рәссам буларак ситуацияне сурәткә төшерәм.



- Татар дөньясында бу проблемага игътибарны җәлеп итәр өчен визуализация җитәме?

- Татар дөньясында  35 яшьтән олырак кешеләр өчен сурәтләр җитә, яшьләр өчен җитми. Петербургтагы дус егет белән яшьләр өчен татар милләтен таныта торган символлар эшләү планы бар. 



- Яңа сулыш кирәкме?

- Яңа сулыш нәкъ менә яшьләр өчен кирәк, символлар кирәк, кешеләрне җәлеп итә торган, аларга таныш образлар булырга тиеш!

- Соңгы арада тел темасына кагылышлы нинди рәсемнәр, шигырьләр, баннерлар ошады? 

- Мин текстларга бик игътибар итмим, чөнки алар кайсы да булса тарафны алып  тора. Мин ул яклы түгел, бер позицияне дә алып тормыйм, эшне ничек тә җиңелрәк хәл итү ягын карыйм. Шуңа бер текстны да кабул итмим.



- Радик, позиция алмыйм дисең, рәсемнәр шулай ук позиция бит?

- Ул бит иллюстрация. Анда «Мин каршы» яки «Мин каршы түгел» дип язылса – ул позиция. Ә рәсемгә карап һәр кеше үзенчә фикер йөртә.

- Тагын нинди рәсемнәр ясарга уйлыйсыз? 

- Мин бу темага рәсемнәр белән бик тирән кереп китәргә кирәкми дип уйлыйм. Бу темага карата сәяси яктан эш алып барылырга тиеш, рәсем белән генә моны хәл итеп булмый.

- Игътибарны җәлеп итеп була бит.

- Була да соң, әмма мин үзем тирәнтен сәясәткә керергә бик яратмыйм.

- Димәк, сездән мондый рәсемнәр көтмәскә?

- Әйе, бүтән андый рәсемнәр көтелми.

- Радик, телне саклар өчен нишләргә кирәк?

- Татар телен саклар өчен беренчедән, үзеңнең милләтеңнән кыенсынмаска кирәк. Икенчедән, татар милли мәдәнияте белән кызыксынырга кирәк. Сәнгать өлкәсендә эш алып баручы кешеләргә татар милләтенә, татар теленә кызыксыну уятырлык итеп хезмәт итәргә кирәк. Татар теленә, мәдәниятенә бернәрсә дә кушылмаса, ул популяр тел булмаячак. Минем шундый уйлар.

- Син рәссамнарга, коллегаларыңа нәрсә әйтер идең?

- Рәссамнар алар бит ирекле кешеләр, аларга әйтеп булмый моны эшлә, тегене эшлә дип.

- Эшлә дип түгел инде, бәлки, нәрсәгә игътибар итәргә кирәктер дип әйтерсез?

- Авыр сорау шул.

- Җиңел булса, бирмәс тә идем. Бәлки, рәссамнарга татар халкын таныту максатында эшләргә кирәктер? Мәсәлән, үз вакытында Харис Якупов, Лотфулла Фәттаховлар татар турында күп ясаганнар - Сабан туе, көрәш темалары. 

- Беренчедән, эш рәссамнардан гына тормый. Рәссамны кызыксындырырга кирәк бит. Уфа Академиясеннән киткәндә, Казанга күченергә исәп бар иде. Мин килдем, карадым, укырга күчәргә уйлаган идем, әмма Татарстанда рәссамнар укыта торган көчле уку йортларын тапмадым. Сурәт төшерү культурасы бик юк, шуңа да Казанга күченмәдем. Петербургка, аннан соң Мәскәүгә киттем. Минем шундый тәкъдим бар: Татарстанда рәссамнарны азрак уятыр, кызыксындырыр өчен көчле университет кирәк. Яки рәссамнар өчен түгәрәкләр.



- Радик, мәсәлән, кеше рәсем ясый белми, ә ниндидер идеяләре бар икән, ул очракта нишләргә?

- Күбесенчә шулай була да ул хәзер. Дөньяда башкарылган зур хезмәтләр идеядән башлана. Соңыннан шул идеяне уйлап чыгарган кешеләр, үзләре эшли алмагач, аны тормышка ашыра алырлык белгечләрне табалар. Идеяләре барлыкка килгән кешеләргә осталарны табарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100