news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өлгергән хөрмә нинди була?

Хөрмә алганда койрыгына һәм шундагы яфракларга игътибар итегез.

news_top
Өлгергән хөрмә нинди була?
pixabay.com

Күп очракта кибеттән алган хөрмә авызны бөрештерә. Шеф-повар Андрей Матвеев хөрмәне дөрес итеп сайларга өйрәткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Гадәттә, кибеттә «гади» һәм «королек» сортлы хөрмә сатыла. «Королек», кагыйдә буларак, авызны бөрештерми, ләкин бу очракта да өлгермәгән җимеш эләгергә мөмкин. Хөрмәнең зур булмаганын, көрән яки кызгылтрак төсле кабыклысын сайлагыз.

Гади хөрмә алганда койрыгына һәм шундагы яфракларга игътибар итегез. Алар коры һәм караңгы төсле булырга тиеш. Хөрмә үзе йомшак, җимерекләрсез, ачык-кызгылт төсле булсын, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар