news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үлгән кеше чәче түгелме икән?» — Гөлназ Сәфәрова сары чәч «өстәткән»

Алып баручы яңа прическасын күрсәтте.

news_top
«Үлгән кеше чәче түгелме икән?» — Гөлназ Сәфәрова сары чәч «өстәткән»
Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова чәч төсен үзгәртергә булган. Ул чәчен буятмаган, ә саргылт төстәге табигый чәч «өстәткән».

«Бу төскә озакка түзәрменме? Әлегә бик ошый», — дип язган ул.

Гөлназның виртуаль дуслары бу үзгәрешне ошаткан.

«Кәефкә карап яшәргә кирәк. Мин чәчемне еш үзгәртәм. Телисең икән чәчеңне үстерәсең, аннары „керпесыман“ кистереп атасың. Шулай яшәве кызыклырак», — дип язган экспериментлар яратучы берәү.

«Әлбәттә, матур. Тик ул үлгән кеше чәче түгелме икән?» — дип шикләнгән бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар