Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үлгән бит бу, дип уйлыйм һәм бик курыктым". Ләйлә Дәүләтова төшендә Хәния Фәрхине күргән

Ләйләгә 40 яшь тулды.

news_top_970_100
"Үлгән бит бу, дип уйлыйм һәм бик курыктым". Ләйлә Дәүләтова төшендә Хәния Фәрхине күргән
Телевидение алып баручысы Ләйлә Дәүләтова бүген инстаграмга мәрхүм җырчы Хәния Фәрхи белән төшкән фотосын куйган.

"Бүген төштә Хәния апаны күргән идем... Тиз-тиз атлап куып тотты да, килеп кочаклады. Үлгән бит бу, дип уйлыйм, һәм бик курыктым. Шулай да куркуымны сиздермәскә тырышам. Ул берни булмагандай ихлас елмаеп тагын бер кочаклап үпте дә, китеп барды. Яшәргән. Тагын да матурланган, зифаланган. Куркып уяндым.

Иртәдән бирле бу төш башымнан чыкмады. Тыштан елмайсам да, күңелем сагышлы иде. Бүген меңәрләгән кеше котлады. Хәния апа да ел саен күңелгә үтәрлек сүзләр язып котлый яки шалтырата иде. Шулкадәр зур шәхеснең мине котлавына шатлана идем, шакката идем. Бик рәхәт була иде. Ул һәр кешенең матур якларын таба белә иде. Быел инде ул язмады да, шалтыратмады да. Хәзер генә аңладым. Төшкә кереп, бүген иң беренчеләрдән булып мине Хәния апа котлаган икән. Урының оҗмах түрендә булсын, кадерле Хәния апабыз. Шулкадәр кыска гомердә бер-беребезне рәнҗетмичә яши белсәк иде. Без бит Кешеләр", - дип язган Дәүләтова.

Исегезгә төшерәбез, кичә Ләйләнең туган көне иде, аңа 40 яшь тулды.




Буген тоштэ Хания апаны кургэн идем...тиз-тиз атлап куып тотты да килеп кочаклады...улгэн бит бу, дип уйлыйм хэм бик курыктым...шулай да куркуымны сиздермэскэ тырышам ...ул берни булмагандай ихлас елмаеп тагын бер кочаклап упте дэ китеп барды ..яшэргэн...тагын да матурланган, зифаланган...куркып уяндым... Иртэннэн бирле бу тош башымнан чыкмады...тыштан елмайсам да, кунелем сагышлы иде...буген менэрлэгэн кеше котлады...Хания апа да ел саен кунелгэ утэрлек сузлэр язып котлый яки шалтырата иде...шулкадэр зур шэхеснен мине котлавына шатлана идем, шакката идем...бик рэхэт була иде...Ул хэр кешенен матур якларын таба белэ иде...быел инде ул язмады да, шалтыратмады да...хэзер генэ анладым...тошкэ кереп буген ин беренчелэрдэн булып мине Хания апа котлаган икэн...урынын ожмах турлэрендэ булсын кадерле Хания апабыз...шулкадэр кыска гомердэ бер- беребезне рэнжетмичэ яши белсэк иде...без бит Кешелэр... #сднемрожденияменя#ханияфархи #лейладавлетова #поэтесса #тнв #телеведущая #человекпраздник

Публикация от лейла давлетова (@leyla_davletova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100