Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлгән ананың коммуналь бурычлары өчен алты яшьлек кызны судка биргәннәр

Коммуналь хезмәткәрләр үлгән хатынның бурычын алты яшьлек кызыннан түләтергә теләгән

news_top_970_100
Үлгән ананың коммуналь бурычлары өчен алты яшьлек кызны судка биргәннәр

Новосибирск өлкәсенең Колыван район суды 6 яшьлек кыздан әнисенең коммуналь бурычларын түләтү буенча эшне карый. «Российская газета» язуынча, 2016 елда ул чакта яшь ярым гына булган кызның әнисе Анастасия грипптан соңгы өзлегүдән вафат була. Колыван бистәсендәге ике катлы йортта яшәгән хатынның фатирында кызының да өлеше була. Фатирда шулай ук вафат хатынның ир туганы Роман, әнисе һәм әтисе дә теркәлгән була. Алар фатирга килгән коммуналь түләүләр өчен вакытында түләп бара, әмма кыз өчен берсе дә түләми. Бу сумма хәзерге вакытта аена 400 сум тирәсе тәшкил итә, әмма берничә ел буе түләнмәү сәбәпле, барлыгы 24 мең сум җыелган.

«СибТЭК» коммуналь предприятиесе, шушы бурычны түләүне таләп итеп, судка биргән. Судка килүне таләп иткән повестка алты яшьлек кызга адресланган була.

"Судка килдек, судья алты яшьлек кызны күреп гаҗәпкә калды. Ә кем ул Полина Павловна? - дип сорый. Повесткада шулай язылган. Ә Полина Павловнага - алты яшь. Судья да гаҗәпкә калды, ничек алай, ди. Менә шулай, сез бит повестканы язгансыз", - дип сөйләгән кызның әбисе.

Коммуналь хуҗалык фикеренчә, кызны җаваплылыкка тартуның бернинди гаҗәбе юк — акчаны кызның әтисе түләсен, ди алар. Судка кызның әнисенең ир туганы килә, ул кызны суд җаваплылыгына тартуның дөрес булмавын исбатларга тели.

Бу суд хакында мәгълүмат чаралары шаулый башлагач, өлкәнең балалар омбудсмены Надежда Болтенко бу хәлне тикшерәчәген әйткән. «Ни өчен повестка кыз исеменә килгәнен ачыкларбыз», — дигән ул.

Киләсе судларда кызга әнисеннән калган бурычлар өчен аның әтисе җавап бирәчәк, дип яза «Тайга.инфо».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100