Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәмле, җайлы әзерләнә торган иртәнге аш рецептын тәкъдим иткән.
Ингредиентлар: 1 юка түгәрәк ләвәш, 4 кисәк каты сыр, 2 аш кашыгы томат пастасы, угычтан уылган сыр, 3 кисәк ветчина, 1 йомырка.
Ләвәшнең дүрт ягына сыр куеп төрергә һәм беркетеп куярга. Ләвәш уртасына томат пастасы, уылган сыр, ветчина, уылган сыр һәм йомырка салырга. Табага куярга, бераз гына су салырга һәм капкачын ябып пешереп алырга.