Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфия Авзалованың кызы: «Тилмереп әнине көтеп яшәдек»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова «Болгар радиосы»на кунакка килгәч, әнисе турындагы хатирәләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Әлфия Авзалованың кызы: «Тилмереп әнине көтеп яшәдек»
Гадел Әхмәтҗанов

«Балачактан ук әни белән концертларга йөри башладык. Клубларны искә төшерәм кайвакыт. Агач клублар, үзләре салкын. Кайвакыт әни мине бильярд өстәленә утыртып куя иде. Каян килгән инде ул авыл клубларына бильярд өстәле, диярсең. Шунда утыра-утыра, йоклап та китә идем. Берсендә, борылам дигәндә шул өстәлдән егылып төшкән идем. Артист баласы менә шулай үскән инде… Әни җырлый, мин бильярд өстәлендә ятам.

Балачагым кыен да булды, дөресен әйткәндә, кызык та булды инде. Үсә төшеп, мәктәптә укый башлагач, әни үзе белән гастрольләргә алып йөрми башлады. Минем бөтен истәлекләрем сагыну белән бәйле… Апам миннән алты яшькә олырак. Аның белән тилмереп әнине көтеп яшәдек.

Мине хәзер әниемә охшатып таныйлар. Кибет-базарларга кергәндә дә, әнә, Әлфия Авзалованы кызыдыр бу, бигрәк охшаган дип әйтәләр. Мин үзем дә, дөресен генә әйткәндә, кайвакыт көзгегә карыйм да, картайган саен әнигә охшап барам дип уйлыйм. Әмма әни минем ябык иде. Мин соңгы вакытта шактый тазардым. Пандемия вакытында 15 килограммга арттым. Әни «стройняшка» иде, бик үзен карап йөрде. Чөнки сәхнә аннан шуны таләп итте», — дип сөйләгән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100