Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфия Авзалованың кызы: «Әни күлмәкләре әрәм булыр дип борчылды, әрәм итмәдек...»

Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды. Татар зыялылары тагын бер кат җыелып, легендар җырчыны искә алды. Кемдер аны яхшы дус, кемдер хезмәттәше буларак искә төшерә. Ә Салават Фәтхетдинов Әлфия апаның үзенә әйткән беренче сүзен мәңгелек сер итеп саклый... Тантаналы ачылышта «Интертат» та булды.

news_top_970_100
Әлфия Авзалованың кызы: «Әни күлмәкләре әрәм булыр дип борчылды, әрәм итмәдек...»
Гадел Әхмәтҗанов

Казанның «Туган авылым» милли комплексында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова үзәге ачылды. Әлеге иҗат үзәге татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү максатыннан булдырылган. Ул Татарстан халкы өчен дә, республика кунаклары өчен дә, Россиянең башка төбәкләреннән яки чит илләрдән килгән кунаклар өчен дә ачык булачак. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү һәм бизәү буенча барлык кирәкле эшләр тәмамланган. Монда, шул исәптән, легендар җырчының уникаль артефактлары коллекциясе дә тупланган.

Бөтен тормышын татар мәдәниятенә, иҗатка, яраткан тамашачыларына багышлаган легендар шәхескә багышланган үзәк ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм халкыбызның башка зыялылары катнашты.

Үзәк эченә кергәнче, без, журналистлар, «Туган авылым» эчендәге мәйданда җыелган кунаклар белән аралашып алдык.

Салават Фәтхетдинов: «Әлфия апаның миңа әйткән беренче сүзен монда әйтергә ярамый, ул — безнең мәңгелек сер»

«Үзәкнең киләчәге матур һәм зур булыр дип уйлыйм. Моннан да матур җир тагын кайда табып була? Бу урын Әлфия апаның рухи халәтенә туры килеп тора. Ул бөтен җаны, тәне белән авыл җанлы кеше иде. Ниһаять, Казан уртасында Әлфия апаның үз үзәге булды.

Бар бит, теге… Авыллардагы җомга көнне генә ачылып, калган алты көнне эшләми торган мәчетләр… Бу андый җир түгел. Монда ачтың да, яптың түгел. Беренче башлангычлар бездә тора. Башта эшне без башларга тиеш. Аннан соң халык та белеп йөри башлар.

Бу Әлфия апаның иҗатына гашыйк кешеләрнең бер очрашу урыны булырга тиеш дип уйлыйм. Мин үземнең студент, шәкертләремә монда килеп очрашырга, җырларга әйтәчәкмен. Монда, беренче чиратта, сәнгать әһелләре, шәкертләр, мәдәният сөючеләр, яшьләр йөрергә тиеш», — диде Салават Фәтхетдинов.

Журналистлар Салават Фәтхетдиновтан беренче күрешүдә Әлфия Авзалованың әйткән сүзләре турында сорады. Халык артисты, көлеп: «Аның беренче әйткән сүзләрен монда әйтергә ярамый. Аны без генә беләбез. Ул — безнең мәңгелек сер. Бер әйберне әйтәм, Әлфия апа — минем әнидән һәм тормыш иптәшемнән кала, иң яраткан кешем. Мин аны хәтта ни өчен яратканымны да белмим. Яратам! Әлфия апа мәңгелек», — диде.

«Үзебезнең тел, моң өчен көрәшергә тиешбез»

Мин дә Салават Фәтхетдиновка үз соравымны бирдем. «Кызганычка каршы, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи кебек легендаларыбыз китеп бара. Алга таба шулай барса, татар эстрадасын, гомумән, татар дөньясын, киләчәктә нәрсә көтә?» — дидем.

«Кеше китми тормый инде. Беребез дә мәңгелек түгел. Кемдер килә, кемдер китә. Киткәннең урынын кемдер алырга тиеш. Эш монда түгел… Иң мөһиме, алар алып барган мәдәни юнәлешне яшьләр алып бара алармы икән? Мин бер милләткә дә каршы түгел. Ләкин үзебезнең тел, моң өчен тырышырга, көрәшергә тиешбез. Бу — безнең бурыч. Иң беренче чиратта, тәртип өйдән башланырга тиеш. Өйдә татарча сөйләшсәк, татарча җырласак, татар теле, моңы яшәячәк. Өйдә булмаган тәртипне илдән сорарга ярамый» — диде Салават Фәтхетдинов.

Әлфия Авзалова сыны 1981 елгы видеоязмага карап ясалган

Аның белән бергә Әлфия апаның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова да басып тора иде. Нәкъ менә ул әнисе исемендәге үзәк ачарга тәкъдим иткән дә инде.

«Аллага шөкер, Казанда туристлар бик күп. Аларга Әлфия Авзалованың иҗаты кызык. Килсеннәр, карасыннар. Әни: «Әх, мин киткәч, күлмәкләрем әрәм була инде», — диде. «Әрәм булмый, курыкма», — дидем. Монда әниемнең күлмәкләре, пластинкалары. Үзәк көн саен иртәнге сәгать уннардан кичке алтыга кадәр эшләр дип уйлыйм.

Бу, беренче чиратта, яшьләр өчен эшләнде. Алар үзләренең гореф-гадәтләрен, традицияләрне ничек сакларга, киләсе буынга ничек тапшырырга икәнен белергә тиеш. Аллаһы бирсә, шушы гореф-гадәтләрне бездән соң килгән буынга тапшырсак, аларның барысы да сакланачак», — диде Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.

Үзәккә кергәндә ишекнең уң ягында Әлфия апа Авзалованың скульптурасы урнаштырылган. Ул ап-ак төстә, кулына микрофон тоткан килеш сурәтләнгән. Сын астында, асфальтта, Әлфия Авзалова исеме язылган йолдыз да урнаштырылган. Әлеге искиткеч матур, горур сынны Казан скульпторы Александр Бочкарев ясаган.

«Александрга мин әнинең фотографияләрен дә бирмәдем, бернәрсә күрсәтмәдем. Ул — бик талантлы оста. Миңа карады да: „Сез Әлфия апага охшаган. Интернеттан аның концертын таптым. Шул концертны көне-төне ике тәүлек карадым“, — ди. Шуннан соң әлеге образ туды. Александр караган видео — 1981 елгы язма. Ул чагында әнинең чәчләре озын иде. Шуңа да ул скульптурада шулай күрсәтелде», — диде Зөлфия ханым.

«Ул сәхнәдән нур бөркеп тора иде, шуңа күрә сынны да, күңеле кебек, ак төстә иттек»

«Әлфия Авзалованы ясарга дигән бирем булгач, миңа кызык булып китте. Бу — минем өчен бөтенләй яңа формат. Чөнки моңа кадәр хатын-кыз, җырчы образларын ясаган юк иде. Әлфия апаның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Ул скульптураның әнисенә охшашлыгын контрольдә тотты. Чөнки ул әнисен шәхсән белә, ә мин Әлфия апа белән фоторәсемнәр һәм иске видеолар буенча гына таныш», — диде Александр Бочкарев.

Сынчы сүзләренчә, ак төс юкка гына сайланмаган. «Скульптура полимер бетоннан эшләнде. Бетоннан булу белән беррәттән, сын гел урамда торачак бит. Шуңа күрә үзем өчен яңа алымнар үзләштерергә туры килде. Әлфия Авзалова сәхнәдән нур бөркеп тора иде, шуңа күрә сынны да, аның күңеле кебек, ак төстә иттек. Әлфия апаның буе, ялгышмасам, 162 сантиметр тирәсе булган. Без аны бераз гына биегрәк итеп ясарга булдык. Скульптураның озынлыгы 185 сантиметр, авырлыгы якынча 120 килограмм», — диде Александр Бочкарев.

«Әлфия кебекләр дөньяга сирәк килә»

Шулай бераз сөйләшеп алганнан соң, журналистларны үзәкнең эченә чакырдылар. Килеп керүгә күзгә Әлфия апаның сәхнә күлмәкләре ташлана. Алар матур итеп кенә эленгән, тузмасын дип, пыяла белән урап алынган. Янәшәдә генә халкыбызның легендар тавышы иясенең җырлары язылган пластинка. Телевизордан Әлфия апа концертлары «әйләнә». Ул гүя язмада түгел, ә туры эфирда бара. Хәзер җырлап бетерер дә, үзенә атап ачылган үзәкне карарга кайтыр төсле кебек булып китте…

Диварда буе белән фоторәсемнәр тезелеп киткән. Өстәлләрдә Әлфия Авзалова Фондына бирелгән гармуннар урын алган. Алар арасында 1970 елгы Саратов гармуны, 1910 елда Казанда сатып алынганнары да бар.

Фотосурәтләр белән бергә диварда Әлфия апа әйткән, яисә башкалар Әлфия апа турында әйткән сүзләр эленгән. Алар арасында күзгә Илһам абый Шакировның: «Әлфия кебекләр дөньяга сирәк килә. Килгәннәренең кадерен белик, хезмәтләренә тиешле бәяне бирергә соңармыйк…» — дигән фикере язылган.

Ә менә Әлфия Авзалованың үзенең әйткән сүзләре: «Балаларымның, балаларымның балалары матур, таза, сау-сәламәт булып үскәнне күрү картлыгы — бәхетле картлык ул…»

Иң түрдә мәшһүр шәхеснең дәүләт бүләкләре. Алар арасында 1976 һәм 1987 еллардагы «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары, 2013 елгы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, Габдула Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе, «ТАССР атказанган артисты», «ТАССР халык артисты», «РСФСР атказанган артисты» исемнәре.

«Әлфия апа — бүгенге яшьләр өчен үрнәк»

Чарада Әлфия апа турында бик күп фикерләр яңгырады. Кемдер аны бүгенге яшьләргә үрнәк дип атый, кемдер җырчы белән бергә эшләгән чакларын искә төшерә.

Ирада Әюпова, Татарстан мәдәният министры:

Барыбыз да белә, Әлфия апа — авыл кызы. Аның тормышы, иҗат юлы яшь җырчыларыбызга бик зур үрнәк. Һәркемнең үз хыялы булырга тиеш, кеше курыкмыйча, шушы хыялга омтылырга тиеш. Әлфия апа моны дәлилли. Бу үзәктә аның иҗат юлы да, тормышы да күренә.

Ирада Әюпова киләчәктә үзәктә күпләп чаралар оештырырга ниятләүләрен сөйләде. «Бер генә хыялым, үтенечем бар: шушы үзәктә һәрвакыт кешеләр булырга тиеш, буш калырга тиеш түгел ул. Бу — безнең бурычыбыз. Биредә күбрәк чаралар оештырырга тырышырбыз.

«Популяр булса да, бик гади иде»

Рөстәм Сәрвәров, «Аксу» студиясе җитәкчесе:

Әлфия Авзалова белән белән дустанә мөнәсәбәттә идек. Мин аларга билет, афишалар ясарга ярдәм итә идем. Аның минем өйдә дә булганы бар. Шулай матур итеп аралашып яшәдек.

Әлфия Афзалова халык арасында иң популяр җырчыларның берсе иде. Аннан да популяр, танылганрак кеше булдымы икән?.. Шуңа да карамастан, ул бик гади иде. Шуңа да халык аны бик яратты, ул үзе дә тамашачысын бик хөрмәт итте.

Аның кебек җырчылар китә… Әмма татар моңы калачак. Чөнки халкыбыз көчле. Татар моңы бетсә, татар дә бетә бит инде ул. Шөкер, безнең халык бар. Яшьләр арасында да татар җанлы кешеләр үсеп килә.

«Әлфия Авзалова — бөек артист, чын сандугач!»

Үзәк ачылышында Әлфия Авзалова төркемендә эшләгән Анатолий Осипов та бар иде. Ул җырчыны сандугач белән тиңләп, аның турында булган начар сүзләрнең барысын да ялган дип атады.

Анатолий Осипов, 1980-1985 елларда Әлфия Авзалова төркемендә тавыш режиссеры, бас-гитарада уйнаучы булган:

Үз гомеремдә аннан да кешелеклерәк кеше күргәнем булмады. Ул, чыннан да, бик гади иде. Үзе турында имеш-мимешләргә исе китмәде. Аны гел эчә дип сөйләделәр. Чөнки ул сәхнәдә үзен бик иркен тота, җырлый да, бии дә, шул ук вакытта тамашачы белән дә аралашып ала иде. Иркен тоту, эчү дигән сүз түгел шул. Аның беркайчан да эчкәне булмады. Би-ик сирәк кенә бер-ике чәркә эчкәне булгандыр. Ә болай, гомумән алганда, юк. Ә гайбәтләр… Алар барысы да ялган.

Мин рус кешесе, ә аның тавышыннан аерыла алмы идем. Безне музыка, иҗат бәйләде. Монда нинди милләт кешесе булуың бөтенләй мөһим түгел. Әлфия Авзалова — бөек артист, чын сандугач!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100