Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфис Кыямовның кызы Айгөл 30 яшьлек юбилеенда үзенә нинди бүләк ясаган?

18 гыйнвар көнне талантлы биюче Айгөл Кыямовага 30 яшь тулды! Айгөл гомер бәйрәмен якыннары һәм дуслары белән Казан ресторанында үткәрде. Туган көннән искиткеч фотоларны Интертат укучыларына да тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Әлфис Кыямовның кызы Айгөл 30 яшьлек юбилеенда үзенә нинди бүләк ясаган?
Бәйрәмне Айгөл белән заманында “Туган авылым”да бергә эшләгән Мөнир Рахмаев алып барды. Артистлардан Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Роберт Ямгуров, Гөлнара Габидуллина бар иде. Алар юбилярга матур җырларын бүләк итте.

Айгөл әнисе Рәзимә апа, энесе Айрат һәм кызы Ралина белән

Айгөл әтисе Әлфис Кыямовның вафатыннан соң, әнисе Рәзимә апага зур терәк булды. Шушы көннәрдә 19 яшен тутырган энесе Айратны да ул үз баласыдай тәрбияләде. Туган көндә Әлфис абыйны искә алдылар һәм акыллы, тырыш, сабыр кыз үстергәннәре өчен Айгөлнең әти-әнисенә рәхмәт әйттеләр. “Булганың өчен рәхмәт, сиңа! Мин сине яратам!” - диде Айгөлнең ире Раил.

Туган көн торты

 
“Гомеремдә беренче тапкыр шундый зур мәҗлес оештырдым. Аллага шөкер, күрергә теләгән барлык кунакларым да килә алды. Мин бик канәгать! Бүләкләр бик матур һәм төрле. Мин чәчәкләр бик яратам, һәрбер кеше зур-зур бәйләм белән килде. Әле дә чәчәкләргә карап, ул матур мизгелләрне искә төшереп утырам”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айгөл Кыямова.


"Туган авылым"да эшләгән коллектив

Бүгенге көндә Айгөл тормыш иптәше Раил Ганиев белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли, курчак кебек Ралина исемле кыз үстерәләр. Узган ел Айгөл белән Раил “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. 







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100