Әлфинә Әзһәмова яңа җырын тәкъдим итте
«Серле чишмә» җыры тиздән барлык музыкаль мәйданнарда чыгачак.
Эстрадада сирәк күренүче, үз чорында бик популяр булган җырчы Әлфинә Әзһәмова иҗатын яратучыларга яңа җырын тәкъдим итте.
«Серле чишмә» җыры тиздән барлык музыкаль мәйданнарда чыгачак. Әлегә җырның тулы версиясен ВКонтакте челтәрендә тыңларга була.