Лэйна "берничә елдан популярлыгың бетәчәк һәм беркемгә кирәксез калачаксың" диючегә җавап биргән
Лэйна "берничә елдан популярлыгың бетәчәк һәм беркемгә кирәксез калачаксың" диючегә җавап биргән

"Малай на белом барсе" җырлап танылган Лэйна беренче карашка бик гади генә пост куйган. Кукуруз басуында фотога төшеп, "Көн саен әллә никадәр километрлар узабыз, юлда барганда табигать матурлыгыннан хозурланам. Матурлык янәшәдә генә", - дип язган.
"Берничә елдан сине продюсерың ташлый, сине яшүсмерләрдән башка беркем тыңламый. Син бит җырлый белмисең, рус тавышы белән татар алфавитын гына әйтеп торасың. Татар эстрадасы ул милли культураны пропагандалаган профессионаллар өчен. Ә син татар культурасын кимсетәсең, өстәвенә сәхнәдә фанерага сикерәсең", - дип язган аңа ниндидер ачулы инстаграмчы Лениза.
"Лениза, сезне тормыш нәрсә белән шулай кимсетте?" - дип сораган Лэйна.