news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өлеш рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан өлеш рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Өлеш рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: төче камыр – 80 г. Эчлек өчен: тавык ите – 60 г, бәрәңге – 60 г, башлы суган – 20 г, атланмай – 5 г, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: Төче камыр басабыз һәм 30–40 минут плёнка белән каплап тотабыз. Эчлек әзерләү: тавык ите бе­лән бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турыйбыз. Тоз, борыч сибеп, атланмай кушып, яхшылап болгатабыз. Камырны 80 г лы кисәкләргә бүлеп, зур (75 г) һәм кечкенә (5 г) җәемнәр җәябез. Зурысына эчлек салабыз һәм аның өстенә кечкенә җәемне каплап, кырыйларын тоташтырып, бөреп куябыз. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар