Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үлеп яратыр өчен дә сәләт кирәк": Җырчылар, артистлар, шагыйрьләрнең мәхәббәт һәм бәхет турында уйланулары

Кәгазь саргая – сүз искерми. 90нчы еллар татар газета-журналларында җырчылар, артистлар, язучы-шагыйрьләр мәхәббәт һәм бәхет турында уйлануларын язган. Шуларны туплап, сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Үлеп яратыр өчен дә сәләт кирәк": Җырчылар, артистлар, шагыйрьләрнең мәхәббәт һәм бәхет турында уйланулары


Зилә Сөнгатуллина - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты

Мәхәббәт - җитди нәрсә. Читтән караганда ул - бәхет, шатлык, төптән карасаң - йөрәк ярасы. Мәхәббәт бик сирәк кешеләргә генә бирелә. Аны татып караган, нәрсә икәнен белгән кеше - бик бәхетле кеше. Шуларның бер бәхетлесе - мин.

(“Мәгърифәт” газетасы, 1994 ел, 7 май)

Фәридә Сафина - Татарстанның халык артисты

Мәхәббәт минем өчен иң изге, дәрәҗәле әйбер. Минем өчен ул оҗмах белән тәмугъ арасы. Кайчан башланганын, кайчан беткәнен мин үзем дә белми калам.

(“Мәгърифәт” газетасы, 1994 ел, 5 март)

Хәния Фәрхи (1960-2017) - Татарстанның халык артисты

Бар ул мәхәббәт, бар! Дөньяны шул хис кенә тота да  инде. Мәхәббәт өчен газаплану - үзе бер бәхет.

(“Мәгърифәт” газетасы, 1993 ел, 16 октябрь)

Альберт Әсәдуллин - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты

 - Альберт әфәнде, мәхәббәткә ышанасызмы?

- Минем иҗатым нигездә мәхәббәт  тәэсирендә барды. Мәхәббәтсез дөньядагы әсәрләрнең өч проценты да иҗат ителмәс иде. Дөньядагы бер генә нәрсә дә мәхәббәтсез эшләнми. Мәхәббәтеңне салып, ихластан башкарылган гамәл һәрвакыт үзеңә шатлык, изгелек булып кайта.

("Мәдәни җомга" газетасы, 1996 ел, 4 сентябрь)

Зөһрә Шәрифуллина - Татарстанның халык артисты

Мәхәббәт ул дөньяның тоткасы, мәхәббәтсез җан үлә. Ә үле җан белән яшәп тә, җырлап та булмый. Шуңа күрә мәхәббәт белән җыр бер-берсенә үрелеп үскәндә генә яхшы. Җыр сәнгате башкаручыдан фидаиларча бирелгәнлекне, онытылып эшләүне таләп итә. Кайвакытта төннәр буе йокламый, изаланып чыгасың. Иҗат газапларында янып-көясең. Нәкъ менә шул чакта ярдәмгә килә дә инде мәхәббәт. 

Җырларның төрлесен яратам. Ә шулай да минем иҗатымда иң төп нәрсә - ул мәхәббәттер, мөгаен. Кемдер әйткән бит, кешене - кеше, шагыйрьне - шагыйрь, җырчыны җырчы итәрдәй бер генә нәрсә бар бу дөньяда, ул да булса - сөю, дигән. Мәхәббәт - ул мәңгелек.

(“Мәдәни җомга” газетасы,  1996 ел, 2 август)

Зөлфәт Хәким - җырчы, композитор, драматург

Нәрсә ул бәхет? Бәхет - бәхетсезлектән арынып торган мизгел.

("Татарстан яшьләре" газетасы, 1999 ел, 26 август)

Ркаил Зәйдулла - язучы

Мәхәббәт турында барыбыз да күп сөйли, ләкин аның чынын бик сирәкләр генә татыйдыр. Үлеп яратыр өчен дә Алла биргән сәләт кирәк. Ләйлә - Мәҗнүн мәхәббәте - идеал, аңа омтылып була, ирешү мөмкин түгел.

("Татарстан яшьләре" газетасы, 1995 ел, 3 июнь)

Салават Фәтхетдинов - Татарстанның халык җырчысы

- Салават, син бәхетлеме?

- Үземне бәхетсез дип әйтсәм, Алла каргышы төшәр. Бик бәхетледер дип саныйм үземне. Чөнки тормыштагы дусларым да, сәхнәдәшәләрем дә гел яхшы туры килде. Эшемнән дә, гаилә тормышымнан да канәгатьмен.

- Нәрсә ул мәхәббәт?

- Мәхәббәт темасына хатын белән дә бик күп бәхәсләшәбез. Бик назлы, бик тирән мәгънәле нәрсәләр турында сүз куертырга яратмыйм анысы. Бик абстракт төшенчә бит ул. Мин реаль әйберләр яратам.

(“Мәгърифәт” газетасы, 1994 ел, 21 май)


Лена Шагыйрьҗан (1945-2017) - шагыйрь

Берәүнең дә ялгыз каласы килми, әлбәттә. Сыңар канатлар моның нәрсә икәнен яхшы белә. Әмма, ни өчендер, бик күп зыялы, укымышлы, һөнәрле кызларыбыз пар канатларын таба алмый йөриләр. Гаеп, бәлки, атта да, тәртәдә дә бардыр. Ул очракта да һәркем җавапны гомере буе үзеннән эзли. Ләкин, ләкин... Бу бик катлаулы социаль проблемага килеп тоташа. Ялгызлык иҗат кешесе өчен кайвакыт үзе бер ихтыяҗга да әйләнеп китә. Инде хәерле булсын. Мин үземне барыбер бәхетсез дип санамыйм әле.

(“Мәгърифәт” газетасы, 1994 ел, 15 гыйнвар)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100