Үлеп яраткан кешесе Ләйлә Дәүләтовага чәчәкләр җибәргән – видео
Шагыйрә чәчәк бәйләменә сөенә-сөенә, хисләре белән уртаклаша.
«Эх, күпме көттем мин бу мизгелне. Ниһаять ул миңа чәчәкләр җибәрде», — дип яза Ләйлә Дәүләтова инстаграмдагы сәхифәсендә.
Ул матур чәчәк бәйләме тотып, 18 апрельдә видео төшергән. Хәзер шул видеоны инстачылар белән уртаклаша. «Эх, мин үлеп яраткан Илсөя Бәдретдинова», — дип көлә Ләйлә.
Илсөя Бәдретдинова Ләйлә Дәүләтованы туган көне белән котлап чәчәк бәйләме җибәргән икән.
«Эх, егетләр, менә кемнән үрнәк алырга кирәк. Ә сез ватсаптан открыткалар җибәреп ятасыз», — дип сөйли Ләйлә.
«Кичә Илсөя ачуланды әле үземне. гел акыллы әйберләр генә язасың, картаясың бугай, ди. Бардыр инде, брат, яшь бара бит. Аннары, ни турында язуыңа карый инде. Менә бүген синең хакта язам, димәк, бүген акыллы әйбер язып булмаячак. Тагын теләкне дөрес теләмәгәнмен. «Эх, берәр мине яраткан кеше туган көн белән котласын иде», дигән идем.
Рәхмәт, матурка.
Үзең матур, үзең юмарт.
Сине урлап качар идем,
Булсам әгәр нормаль ир-ат», — дип яза Ләйлә.