Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлеп терелгәннән соң кабат үлгән». Табиблар бер әбине исән килеш моргка илтеп куйган

Табибларның диагнозларына да карамастан, 81 яшьлек карчык гомеренең соңгы минутларына кадәр яшәү өчен көрәшкән.

news_top_970_100
«Үлеп терелгәннән соң кабат үлгән». Табиблар бер әбине исән килеш моргка илтеп куйган
https://pixabay.com

Курск шәһәрендә яшәүче 81 яшьлек Зинаида Кононова турында матбугат чаралары узган атнада яза башлады. 13 августта Зинаида әбине үлде дип белеп, моргка илтеп куялар. Тик моргта эшләүче хатын аның исән буулын күреп ала. Аннары әбине кабат хастаханәгә алып киләләр һәм ул шунда вафат була. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

12 августта Зинаида Кононованы Горшеченский районы хастаханәсенә китерәләр. Ул эче авыртуга зарлана. Әбине шунда ук операция өстәленә салалар, аннары үлде дип белеп, моргка җибәрәләр.

Табиблар сүзләренчә, хастаханәдә җиһазлар җитешми, критик очракларда кеше исәнме юкмы икәнен төгәл ачыклау да мөмкин түгел. Шуңа күрә алар әбинең исән булуын аңламый.

Әбинең туганнарына да хәбәр итәләр. Ә икенче көнне иртән морг хезмәткәре әбинең исән булуын күреп ала. Зина әбине кабат хастаханәгә китерәләр. Бу юлы аны өлкә хастаханәсенә алып китәләр. Әбине өлкәнең төп хастаханәсенә реанимациягә салалар. 

Шул арада биредәге матбугат чаралары район хастаханәсендәге очрак турында яза башлый. 21 гасырда шундый вакыйга килеп чыгуын аңлатуны таләп итеп түрәләргә мөрәҗәгать итәләр.

«Авыруның хәле катлаулы, ләкин стабиль. Аңа тагын бер операция ясалачак», — дип аңлатканнар берничә көн элек Курсктагы сәламәтлек саклау комитетында.

Ләкин «үлеп терелгәннән соң» бер атна узгач, Зина әби вафат була. Өлкә хастаханәсе табиблары әбине коткара алмый. 

«Операция ясадылар, башта аның хәле яхшырды. Ләкин аннары, кызганычка каршы, әби кисәк кенә вафат булды», — дип сөйләгәннәр төбәк администрациясендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100