news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Леонид Слуцкий татарча сөйләшә (видео)

«Рубин» футбол клубының баш тренеры җанатарларны Казан шәhәре көне hәм Татарстан Республикасы көне белән котлап, видеога төшкән.

news_top
Леонид Слуцкий татарча сөйләшә (видео)
ФК "Рубин"

Леонид Слуцкий Казанга һәм «Рубин»га күптән түгел генә килде. Аңа карамастан, тренер җанатарларны сөендерер өчен бераз татар теленә өйрәнергә дә җитешкән.

Казан футбол клубы үзенең инстаграм аккаунтына тренерның татарча сөйләшкән видеосын кертте. Видеода Слуцкий милли киемнән татар телендә сөйләшә. 

«Без — „Рубин“, безне туктатып булмый!» — дип, 30 августта узачак «Рубин» — «Тамбов» уенына чакыра ул. Клуб әйтүе буенча, узасы матч чын татар уены булачак. Клуб җанатарларга нәрсә әзерләгән — билгесез. Тик мондый милли уенның әлегә Казан клубында булганы юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар