Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Леонид Куравлев исән чагында ук хатынының кабер ташына үз исемен дә яздырткан булган

Россиянең халык артисты бүген вафат булды.

news_top_970_100
Леонид Куравлев исән чагында ук хатынының кабер ташына үз исемен дә яздырткан булган

РСФСРның халык артисты Леонид Куравлев бүген 85 яшендә вафат булды. Ул исән чагында ук хатынының кабер ташына исемен яздырып куйган булган. Артист хатыны үлгәннән соң 10 ел ялгыз яшәгән. Алары ярты гасыр чамасы бергә гомер иткән булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Нина Куравлева 2012 елда вафат була. Леонид Куравлев хатыны үлемен бик авыр кичерә. Ул кинода төшүдән туктый, кешеләр белән аралашмый. Нина Васильевна Троекуров зиратына җирләнгән, Леонид Куравлев та хатыны янына җирләнергә тели. Ул хатыны каберенә тыйнак кына кабер ташы куя. Анда Нина Куравлева һәм Леонид Куравлев исемнәре язылган.

Аларның ике баласы бар.

Леонид Куравлев «Иван Васильевич меняет профессию», «Ищите женщину», «Двенадцать месяцев», «Семнадцать мгновений весны», «Афоня», «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона: Двадцатый век начинается» һәм башка кинолардагы рольләре аша таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100