Леонид Агутинның әтисе – билгеле музыкант һәм шоу-бизнес әһеле Николай Агутин йөрәгендәге проблемалар аркасында хастаханәгә эләккән. Хәзер аның сәламәтлеген иң яхшы табиблар кайгырта, дип яза СтарХит сайты.
88 яшьлек Николай Агутин үзен берничә көн начар хис итеп йөргән. Хәле начарланган, тиз арый башлаган, шулай ук балтырлары авырткан һәм йокысы начарланган булган. Шуннан соң ул Мәскәүдәге хастаханәгә бара. Табиблар анда стенокардия булуын ачыклый һәм, консилиум уздырганнан соң, аны хастаханәдә калдыра.
2006 елда Николай Агутин инфаркт кичергән була, әмма ул вакытта бик тиз тернәкләнә. Хәзер табиблар начар нәтиҗәләр булмасын өчен тырыша.
Берничә көн элек ул улының юбилеенда чыгыш ясаган була. 16 июльдә Леонид Агутин 55 яшьлеген уздырды. Бәйрәмдә өлкән яшьтәге җырчы күтәренке кәефтә була, һәм беркем дә аның сәламәтлеге белән проблемалары бардыр дип шикләнми.
Николай Агутин соңрак элемтәгә чыга һәм моның планлы госпитализация булуын әйтә һәм, борчылырга кирәкми, ди. Ул үзен азмы-күпме яхшы хис итә: «Минем барысы да яхшы», – дип әйтә. Табиблар барлык тиешле процедураларны үткәргәннән соң, җырчы өенә кайтачак, диелә хәбәрдә.