news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ленур Биктимеров: «Мәетләр арасында ятканда, исән икәнемне күреп алалар»

Махсус хәрби операция ветераны, җырчы Ленур Биктимеров белән «Музыкаль каймак»ның Яңа елга багышланган концертында очраштык. Шушы очрашуда ул тормышка ашкан хыялы, сәхнәгә килү юлы һәм җыр башкаручы буларак үзен ничек тоюы турында сөйләде.

news_top
Ленур Биктимеров: «Мәетләр арасында ятканда, исән икәнемне күреп алалар»
Фото: © «Татар-информ»

Сез соңгы вакытта үзегезнең «сольный» концертларыгыз белән йөри башладыгыз. Бу – сезнең хыял булган дип беләм. Димәк, хыялыгызны чынга ашыргансыз.

Әйе, минем шундый хыялым бар иде. Гадәттә, җырчылар авыл, районнарда концерт куеп башлыйлар. Ә мин, киресенчә, Казаннан башладым. Мин «риск»ка бардым. Казанда концерт куйганнан соң шаккатым. Шуннан соң Казанның Төньяк, Константиновка залларында куйдым. 6 гыйнварда Казанның тагын бер залында куям. Октябрьдән бирле республиканың төрле төбәкләрендә 60-70 концерт куйганбыздыр. Казанда куйдык та, 10 көн ял иттек тә, чыгып киттек. Хәзер әзрәк ияләнә башладык инде. Мин үземне җырчыга санамыйм бит. Шуңа күрә халыкның йөрүе кызык булды.

Нишләп кызык булды?

Көтелмәгәндә булды бу. Күп җырчылар, күрсәтү өчен, башлангычта 10-15 кешегә концерт куялар. Мин дә аңа әзер идем. Хәтта концерт куярга килгәч, командамдагы егет-кызларга: «Борчылмагыз, кеше килми икән, акча алып килдем, мин сезгә түлим», – дип әйтә идем. Алар һаман концертка килгән саен миннән: «Акча алып килдеңме?» – дип көләләр. Быел 10-15 кешегә концерт куеп чыгарга әзер идем. Бөтен заллар тулы булды дип әйтә алам. Тулмаган заллар сирәк булды. Мине белмиләр дип уйлаган идем. Белүчеләр күп икән.

Үзегез җырлар язасызмы?

Мин язгалыйм, ләкин чыгарганым юк.

Ни өчен?

Язам да, икенче көнне тыңлап карыйм да, кемнеңдер җырына охшаганын аңлыйм, сызып ташлыйм... Синтезаторда утырып, язгалап утырганым бар.

Сез – музыка көллиятен тәмамлаган кеше. Ни өчен үзегезне җырчы дип санамыйсыз?

Үземне мактап, «җырчы» дип әйтәсем килми. Әйе, белемем бар. Татар халык җыры бүлегендә укыдым. Минем дипломда да «вокалист» дигән язу бар. Үземне әллә нинди тавышлы җырчы дип санамыйм. Яздырган җырымны тыңлый алмыйм. Шуңадыр бәлки… Җырны эшләгәннән соң, радиога бирер алдыннан, хаталарны эзләү өчен генә тыңлап карыйм. Радиода үземне ишетсәм, сүндереп куям.

Концертлар да куя башлагансыз, үз тыңлаучыларыгыз да бар. Бу – Сезгә җырчы буларак ышаныч бирмиме?

«Матур җырлыйсың», – диләр иде кайбер кешеләр. Мин уйлый идем: «Бу баланың күңеле булсын өчен генә әйтәләрдер инде», – дип. Ә хәзер андый сүзләр күп ишетелә башлагач, бәлки, чынлап та, халыкка минем җырлау ошыйдыр, дигән фикер туа башлады. Үземне Филүс Каһиров, Раяз Фасыйховлар белән чагыштырмыйм. Чөнки мин алар янында үземне җырчы дип санамыйм. Җырлап йөрүче дип саныйм.

Җыр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?

Җырларның башта сүзенә карыйм. Ул сүздә ниндидер мәгънә ятарга тиеш. Ачык түгел. Җырлап бетергәч кенә җырның мәгънәсен аңларга тиеш кеше. Бар бит әле шундый җырлар: «Мин сине озатырга дип килгән идем. Син борылып кереп киттең», – дигән. Андый туры мәгънәле шигырьләрне яратмыйм. Күп җырларымда катлаулы сүзләр яңгырый. Ахырдан гына көенә игътибар итәм. Көендә бүтән җырга туры килмәгән ноталар ятарга тиеш.

Яңа ел ялларында эшләячәксезме?

1-2се ял була дип, әйтеп калдырган идем үземә. Бер зур кеше авылына концерт белән чакыргач, юк дип, каршы килә алмадым. 1 гыйнвар көнне концерт алдым.

Сез махсус хәрби операциядә булдыгыз. Сез кайттыгызмы? Ялдамы?

Тулысы белән «коммиссовать» иттеләр. Яраларым җитди иде. Мин хәрби хәрәкәтләр ветераны булып саналам.

Нинди яралар алдыгыз?

Уң аякның тәпие юк. Бүгенге көндә уң аякта протез тора. Сул аяк төзәлде инде. Аны тез астыннан кисәселәр иде. Кулларым көчкә эшли башлады. Мине бөтенләй үлде дип уйлаганнар. Гомер бетмәгәч... Подвалда мәетләр арасында ятканда, исән икәнемне күреп алалар. Севастопольдән Херсонга килгән врачлар табып алган мине. Шулар Севастопольгә алып китеп кенә, мин исән калдым.

Киткәндә: «Капка төбенә килеп озатмагыз», – дидем. Елап торган кешене яратмыйм. «Әгәр дә Аллаһы Тәгалә миңа гомер биргән булса, кайтырмын», – дидем. Мине капка төбендә кызым һәм хатыным гына озатып калдылар. Безнең гомернең кайчан бетәсе маңгайга язылган. Шуңа күрә үлемнән бер вакытта да куркырга ярамый. Иртәгә килергә мөмкин. Белеп булмый...

Хәрби операциягә китүчеләр турында «акча эшләргә киттеләр» дип әйтүчеләр булды. Якыннарым мине акчага кызыга торган кеше түгел икәнемне яхшы беләләр. Чөнки 2011-2012 елда үземнең бизнесымны ачып җибәрдем. 2020 елга кадәр җырламадым.

Нинди бизнес?

Мин, иң беренче, ял итә торган база төзедем. Аннан соң «автомойка», кибет ачтым. Шуннан соң сөтчелек белән шөгыльләнә башладым. Җирләр алдым. Гаилә фермасы төзедем. Бүгенге көндә автомойка белән кибетне саттым. Чөнки аларның хәзер табышы әз. Җитешә дә алмыйм.

Җырчы булып китүегез нәрсә белән бәйле?

Кечкенәдән хыялым бар иде. Мин иншада «Үскәч җырчы һәм бизнесмен булам» дип язган идем. Укып бетереп кайттым. Җырчы булырга акча бик күп кирәк. «Иң беренче бизнесны аякка бастырам», – дидем. Бизнесны тизрәк аякка бастыру өчен, артта йә әтиең, йә әниең бай булуы кирәк. Ә мин берүзем. Шуңа күрә бизнес үсте, таралды – төрле вакытлары булды. Салават Фәтхетдинов: «Син, әллә нинди конкурсларга барып, урын ала алмыйсың. Тавышың ул хәтле түгел. Ләкин синең үзенчәлекле тембрың бар. Халык киләчәк. Сиңа җырларга кирәк», – диде. 2020 елда Альфред абый Якшимбетов миңа беренче тапкыр җыр тәкъдим итте. Шуннан соң ротациягә җырлар бирә башладым.

2023 елда үземнең авылда китәремә 1 атна кала «бәлки, бу – минем соңгы чыгышымдыр» дип, концерт куйдым. Анда дусларым, җырчылар кайтты. Берсе дә акчага кайтмадылар. Бик көчле концерт куйдык без. Мин киткәч, алар миңа: «Ленур, син үзеңнең китәчәгеңне белә идеңме?» – дип язды. «Белә идем», – дидем. «Ничек шунда елмаеп җырлап тора алдың?» – диләр. Халык мине шулай истә калдырсын, дип куйдым.

Яраларыгыз комачаулыймы?

Комачаулый. Бер концертым буранлы көнгә туры килде. Аяк шул хәтле китереп тотты. Ике соңгы җырымны җырлый алмадым һәм концертны бетердем. Шундый мизгелләр була. Аны халык сизмәде, оператор гына аңлап алды. Соңгы җырда шигырь укыйм. Шул шигырьне укый башлагач, ул соңгы җырны куеп җибәрде. Алар минем хәлгә керә, күз карашымнан ук аңлый.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар