news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лениногорскида кияү белән кәләш туйдан соң бергә махсус операция зонасына китә

news_top
Лениногорскида кияү белән кәләш туйдан соң бергә махсус операция зонасына китә
Фото: © Лениногорск ЗАГС бүлеге

Алан һәм Лилия Лениногорск ЗАГСында никах теркәде. Яшь пар туйдан соң ук Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә һәм бергә махсус операция зонасына китәргә уйлаган. Контрактны бергә төзү аларга бер бүлектә хезмәт итү мөмкинлеге бирә.

Лилия – 11 стажлы табиб-офтальмолог. Алан – цирк артисты, ул бу эшкә 22 ел гомерен багышлаган. Шушы вакыт эчендә дөньяның 89 шәһәрендә чыгыш ясаган. Лилия һәм Алан бер ел элек танышкан һәм 2026 елның җәендә туй ясарга планлаштырган.

Цирк карьерасын тәмамлагач, Алан алга таба тормышы турында уйлана башлый һәм ил өчен катлаулы чорда махсус операциягә китәргә карар кыла. Лилия аның бу адымыны авыр кабул итә һәм булачак ирен кире күндерергә тырышып карый. Әмма, Аланның карарыннан кире кайтмаячагын аңлап, аңа теләктәшлек күрсәтергә һәм аның белән бергә контракт төзергә була. Бүген алгы сафта медиклар аеруча кирәк.

Яшь парны никахларын теркәү белән котладылар һәм аларга сәламәтлек, куелган бурычларны үтәүдә ныклык һәм тизрәк әйләнеп кайтуны теләделәр.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм турында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Чыганак: «Татар-информ», Эльза Кузнецова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар