Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лениногорскида ике аяксыз калган ир-ат табибларны гаепли

Операциядән соң, Юрий Тимошенконың арка миенә зыян килә һәм аның аякларын ампутациялиләр.

news_top_970_100
Лениногорскида ике аяксыз калган ир-ат табибларны гаепли
https://tatarstan24.tv

Лениногорск шәһәрендә яшәүче ир-атның ике аягын да ампутацияләгәннәр. Ул табибларны гаепли. Әлеге эш буенча суд утырышы булды. Лениногорск Үзәк район хастаханәсенең травматология бүлеге җитәкчесе, травматолог-ортопед һәм анестезиолог-реаниматолог — өч табибны суд хөкем итә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Табибларның берсе дә гаебен танымый. Алар вазифаларын тиешенчә башкармау һәм битарафлык аркасында сәламәтлеккә зур зыян китерү маддәләре буенча гаепләнә. 

Травматология бүлегенең элеккеге җитәкчесе — 67 яшьлек Фәрхат Талипов пенсиягә чыккан. Журналистлар аның адвокаты белән сөйләшкән.

«Яклау фикере мондый: гаепләү законлы һәм нигезле түгел. Талипов Илизаров аппаратын куюда гына катнашкан, операция уңышлы узган. Операциядән соң катлаулану булмаган, моны экспертиза раслый», — ди адвокат Наил Хөсәенов.

«Табибларның гамәлләре аякларны ампутацияләү белән бәйлеме» дигән сорауга Хөсәенов «башка табиблар өчен әйтә алмыйм» дип җавап бирә. Ул үзе яклый торган кешенең гаепсез булына инанган.

Юрий Тимошенко аягын 2017 елда сындырган. Аның адвокаты сүзләренчә, фаҗига Лениногорскидагы предприятиеләрнең берсендә эштә вакытта булган. Ир-ат хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. 

Гаепләү ягы версиясе буенча, биредә аны табиб-анестезиолог караган. Пациентның арка миенә анестезия ясау өчен каршылыклар юк дип тапкач, ул берничә тапкыр авыруга арка мие энәсе керткән. Шуннан соң арка мие некрозы башланган.

Аннары травматолгия бүлеге җитәкчесе һәм травматолог-ортопед пациентка операция ясаган, алар Илизаров аппаратын куйган. Ләкин берничә көннән Тимошенкода неврологик үзгәрешләр ачыкланган. Шуңа да карамастан, табиблар невролог белән киңәшми, авыруга МРТ ясамый. Аннары Тимошенконың арка миенә зыян килә һәм аның аякларын ампутациялиләр.

«Гадел карар [көтәм]. Җитте инде, күпме качып йөрергә була, бу барыбер килеп чыгачак», — дигән Юрий Тимошенко «Татарстан-24» хәбәрчесенә.

Табибларга карата җинаять эшен 2021 елда гына судка тапшырганнар. 3 февральдә эшне тыңлау була, хөкем карары да шул чакта чыгарулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100