Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лениногорскида Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң чыгарылыш сыйныф укучылары суга сикергән

news_top_970_100
Лениногорскида Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң чыгарылыш сыйныф укучылары суга сикергән
Фото социаль челтәрдән

Социаль челтәрләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән соң чыгарылыш сыйныф егетләре су кергән видео чыкты. Елга кырыенда ак күлмәк, бәйрәм символы булган тасма таккан егетләр йөри.

Видеода күренгәнчә, егетләрнең кайсы носкиларын салган, ә кайсысы ак носки белән елга янында басмада арлы-бирле йөреп тора.

Видеога төшерүче – тавышы буенча олырак яшьтәге ханым. Аның сүзләренчә, ул Лениногорскиның 8 мәктәбен тәмамлаучы кыю егетләрне видеога төшерү өчен Бөгелмәдән килгән. Ул егетләрне «сикерегез инде» дип хуплап тора.

Бер мәлдә дүрт егет ак күлмәкләре, бәйрәм тасмасы, чалбар һәм ак носкилары белән суга сикерә һәм йөзә башлыйлар.

«Өлкән яшьтәге кеше төшерә кебек, балаларны нәрсәгә этәрә. Коточкыч...», «Башсыз хатын-кызлар нәрсә әйтмәс», – дип видеога төшерүчене гаепләгән караучылар.

«Алкоголь кыюлык бирә инде», «Чын десантниклар булачак», «Эх, егетләр! Салкын тидерәсез бит», – дип тә комментарий калдыручылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100