news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лениногорскида бер ир-ат әнисен вәхшиләрчә кыйнаган, авызын ерткан

Олы яшьтәге хатынның кабыргалары да сынып беткән.

news_top
Лениногорскида бер ир-ат әнисен вәхшиләрчә кыйнаган, авызын ерткан

Лениногорск шәһәрендә 31 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эшен суд караган. Аны әнисенең сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепле дип тапканнар. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 мартта бу ир-ат исерек була. Ул олы яшьтәге әнисе белән талаша башлый. Шуннан соң әнисенә кимендә сигез тапкыр йодрыклары белән суга. Аяклары белән типкәләп кыйный. Вәхши ир-ат әнисенең бөтен җиренә суга. Бармаклары белән яңагындагы тиресен тарттыра. Шулай кыйный торгач, карт ананың авыз кырые ертыла, дүрт кабыргасы сына, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен танымаган. Суд аны бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар