Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лениногорскида 35 яшьлек хатын, 9 һәм 5 яшьлек ике баласы белән кара мунчада ис тиюдән үлгән

Яшь ханым һәм аның ике кечкенә кызы мунчада ис тиюдән агуланып үлгәннәр. Бу хакта Эфир14 каналы хәбәр итә.

news_top_970_100
Лениногорскида 35 яшьлек хатын, 9 һәм 5 яшьлек ике баласы белән кара мунчада ис тиюдән үлгән
Кичә 22:00 сәгатьтә, коткаручыларга Лениногорск районы Петропавловка авылында мунчада өч кешенең, шул исәптән ике баланың ис тиеп агулануы турында хәбәр килеп ирешә. Фаҗига урынына барлык экстрен хезмәтләр дә килә. 

Ашыгыч ярдәм биргадасы килгәч, бүрәнәдән төзелгән шәхси мунчада өч кеше мәете табыла - 1982 елгы хатын-кыз һәм аның, 2008, 2012 елгы ике кызы. Мунча "кара мунча" ысулы белән ягылган булган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Мәетләрне район үзәк хастаханәсе моргына алып килгәннәр. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100