Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лениногорск районында фаҗига: «Өебез унике минутта янып бетте»

Өченче көн - 4 майда Лениногорск районы Куакбаш авылында яшәүче Төхвәтуллиннар гаиләсенә кайгы килә. Өйләре унике минут эчендә янып бетә аларның. Ярдәм йөзеннән, «Интертат» Төхвәтуллиннарның хәлен белеште.

news_top_970_100
Лениногорск районында фаҗига: «Өебез унике минутта янып бетте»

Айсылу белән Айнур 2014 елда өйләнешкән. Алар бүген өч бала — ике малай һәм бер кыз үстерә.

Айнур Төхвәтуллин фаҗига булган көнне исенә төшерде.

«4 май — безнең гаилә өчен гадәти көн иде. Мин эшкә җыена идем, хатыным Айсылу балалар белән бакчага чыгарга уйлый иде. Шулай итеп бөтенебез дә өйдән чыгып киттек. Хәзер уйлыйм: ярый әле беребез дә өйдә калмаган. Мин өйдән әллә ни ерак китә алмадым, өебез яна башлады. Гомумән, өй унике минут эчендә янып бетте. Без бернәрсә дә эшләргә өлгермәдек. Янгын өебезне бөтен җиһазлары белән бергә үз эченә йотты. Барлык документлар да шунда калды. Калды дип, юк инде алар хәзер. Бары тик хатынымның һәм балаларыбызның шулчак өйдә булмаганнары өчен Аллаһка мең рәхмәт әйтәм. Ул аларны үзе саклаган», — дип сөйләде гаилә башлыгы. 

Айнур безгә хатыны белән танышу тарихын да сөйләп үтте. 

«Мин, армиядән кайткач, әниемнең туган авылына бардым. Айсылу исә үзенең дус кызына кунакка кайткан. Шунда таныштык та. Айсылуга беренче күрүдә гашыйк булдым. Бер атнадан никах укыттык. Хәзер менә өч бала үстерәбез. Өлкән улыбызга — биш, кече улыбызга — бер һәм кызыбызга өч яшь. Башыбызга төшкән бу кайгы — безнең сынавыбыз. Ул безнең мәхәббәтебезне дә, бер-беребезгә булган ышанычыбызны да сыный. Иң мөһиме — бердәм булырга кирәк», — дип сөйләде ул. 

Әлегә белгечләр янгын чыгу сәбәбен төгәл әйтмәгән. «Кыска ялганыш булгандыр. Өйдә яшәвебезгә әле бер генә ел иде. Ремонтны ясап бетергән генә идек. Акчаны кредитка алдык. Кредитын түләүне дәвам итәрбез, әмма өй юк. Җиһазларның күбесе яңа иде. Тырышып, алга планнар корып яши идек. Әле әти-әниләр өр-яңа зур телевизор бүләк иткәннәр генә иде. Без дә, балалар да сөенгән иде. Үзегез аңлыйсыз, балалар мультфильмнар карарга ярата. Әмма моңсуланып утырырга ярамый. Зарланам да, балаларымның, хатынымның сәламәт булуларына шөкер итеп куям. Барысы да яхшы булыр», — диде Айнур.

Гаиләнең өлкән уллары Альмир әтисенә бер көнне болай дигән:

«Әти, нигә болай булды әле бу? Минем бу өйдә яшисем килә иде бит. Тиздән туган көнем. Син миңа балалар бакчасына бергә йөргән дусларымны чакырабыз, дигән идең. Өйгә кайтасы килә». Бу сүзләрдән соң Айнур улына нәрсә дип җавап бирергә дә белмәгән.

Альмирның туган көне 20 майда. Аңа кадәр яңа өй төзеп чыгу мөмкин түгел. Хәзер гаилә мунчада яшәргә мәҗбүр. Кая барасың, тәкъдиреңә язылган булса. Хөрмәтле укучылар, сез дә Төхвәтуллиннар гаиләсенә ярдәм итегез. Рамазан аенда кылынган изге эшнең савабы булмый калмас. 

«Аллаһка шөкер, кешеләр ярдәм итә. Киемнәр дә, уенчыклар да китерделәр. Шулай ук кырык меңгә якын акча да җыелды. Ярый, сау-сәламәт калганнар. Шуңа мең рәхмәт!» — дип сөйләде Айнур Төхвәтуллинның бертуган апасы Гөлнара Шокурова.

Төхвәтуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, «Сбербанк» картасы: 4276 6200 3444 6033 (Шокурова Гөлнара Өлфәтовна — Айнур Төхвәтуллинның апасы). Шулай ук карта телефон номерына да беркетелгән: 89874140839.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100