Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лениногорск районы Шөгер авылында гигант көнбагыш үскән

news_top_970_100
Лениногорск районы Шөгер авылында гигант көнбагыш үскән
Фото: Лилия Шакирова

Лениногорск районы Шөгер авылында Вильдановлар бакчасында галәмәт зур биеклектә көнбагыш үскән. Әлеге көнбагыш фотосын Вильдановларның кызы Лилия юри генә социаль челтәргә куйган булган, һәм шуннан әлеге фото иң күп караучыларны җыйган, дип яза «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина.

Бу көнбагыш Шөгердә яшәүче Асия һәм Рәшит Вильдановлар бакчасында үскән, сүз уңаеннан, әле һаман да үсә.

«Яз аенда без чәчкәләр катнашмасы орлыкларын бакчага чәчкән идек. Шушы орлыклардан мондый биек көнбагыш чыгар дип уйламадык та. Ә ул әнә никадәр биеклектә үскән. Әти үлчәп караган, 4 метрдан артык биеклектә инде. Хәзер әти көнбагышны бәйләп куйды, югыйсә аварга мөмкин. Моның кадәр биеклектә көнбагыш үскәне юк иде. Беренче тапкыр күрүебез», – дип сөйләде Лилия.

Фотода Вильдановларның кияве төшкән. Ул үзе дә озын буйлы ир-ат, көнбагыш янәшәсендә исә ул кечкенә буйлы булып калган.

«Кояшка тартыла торгандыр бу үсемлек», «Мондыйны беренче мәртәбә күрәм», «Орлыгы кайсы фирманыкы», «Декоратив көнбагыш шундый була ул», «Моны рекордлар китабына кертергә» дигән комментарийлар калдырганнар.

Фото: © Лилия Шакирова

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 сентябрь 2024
    Исемсез
    Кияу тожэ конбагыш кебек озын 😍😍😍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100