news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лениногорск мәктәбенә эт кергән, балаларга ташланган

news_top

Лениногорскида питбультерьер нәселеннән булган кап-кара эт мәктәп эченә кергән һәм балалар өстенә ташланган.

Лениногорск телеграм-каналында чыккан видеодан күренгәнчә, ул балаларның өстенә сикерә, уйнамакчы була, кызларны итәкләреннән өстери. Балалар аннан куркып, кычкыра-кычкыра йөгерә, малайлар этне тотып туктатмакчы да булалар.

Кайбер мәгълүмат чыганаклары, балаларны эт тешләгән, дип тә яза. Бер баланың, кан басымы күтәрелеп, хәле киткән.

Мәктәпкә Росгвардия хезмәткәрләре килгән, алар этне урамга чыгарган.

Җирле түрәләр сүзләренчә, эт агрессия күрсәтмәгән, ул балаларны куркыткан гына. Ике балада тырналган эзләр бар.

Этнең хуҗасын тапканнар. Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура тикшерү башлаган. Мәктәп гадәттәгечә эшли.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Уйнамакчы булганга ошамаган бу, агрессивно ташлана. Хужасына каты жэза бирсеннэр. Э сакчылар кайда булган, эт кергэнне террористлар керми каламы инде?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар