Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленинград өлкәсендә район башлыгы Илдар Гыйләҗев коронавирустан соң вафат

Ул Выборг районы администрациясе башлыгы вазифасына былтыр ноябрьдә билгеләнгән иде.

news_top_970_100
Ленинград өлкәсендә район башлыгы Илдар Гыйләҗев коронавирустан соң вафат
Владимир Васильев

12 июньдә Ленинград өлкәсенең Выборг районы башлыгы Илдар Гыйләҗев вакытсыз вафат булды. Бу турыда «78 канал» хәбәр итте.

Илдар Гыйләҗев әлеге постка күптән түгел генә билгеләнә. Аңа 57 яшь иде. 

ТАСС белешмәсе буенча, Илдар Гыйләҗев коронавирус белән каты авырган һәм аны Ленинград өлкә клиник хастаханәсенә салган булганнар. Ул бүген 08.45 сәгатьтә үлгән.

Ленинград өлкәсе хакимияте кайгы уртаклашты. «Аны Выборг кешеләр дә, Ленинград халкы да хөрмәт итте һәм яратты. Безнең командада шундый кеше булуы белән горурланам. Бөтен Ленинград өлкәсе халкы белән бергә Илдар Гыйләҗевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — дигән өлкә губернаторы Александр Дрозденко.

Илдар Фәхыйм улы Гыйләҗев 1964 елның 14 июнендә Оренбург өлкәсенең Акбүләк бистәсендә туа. 1990 елда Оренбург авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Былтыр ноябрьдә Ленинград өлкәсенең Выборг районы башлыгы итеп билгеләнә. Аның биографиясе белән Ленинград өлкәсенең рәсми сайтында танышып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100