Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленинград өлкәсендә ике самолет бәрелешкән, өч кеше һәлак

Җиңел моторлы самолетлар җиргә утыра торган мәйданчык өстендә һәлакәткә очраган.

news_top_970_100
Ленинград өлкәсендә ике самолет бәрелешкән, өч кеше һәлак
47.mchs.gov.ru

Бүген Ленинград өлкәсендә ике самолет һәлакәткә очраган. Җиңел моторлы Piper 28 самолеты һавага күтәрелә, бу ук вакытта Cessna 150 самолеты җиргә утырырга җыена. Шул мизгелдә бу самолетлар бәрелешә. Бу турыда Төньяк-Көнбатыш транспорт прокуратурасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча версия буенча, Cessna самолеты 13.39 сәгатьтә һавага күтәрелә, Piper (RA-2659G) самолеты бер минуттан соң очып китә. Аннары бер минут узгач, алар җиргә утыру мәйданчыгы өстендә бәрелешәләр.

Бәрелешүдән соң, Cessna пилоты машинасын җиргә утырта ала, ул җитди җимерелми, пилотның үзен хастаханәгә озатканнар.

Piper эчендәге өч кеше — пилот һәм ике пассажир — барысы да һәлак була. Piper 28 очып киткәч, биеклек җыярга өлгерми кала, ул борыны белән җиргә бәрелә һәм каплана.

Һава транспортын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, җинаять эше ачылган. Чөнки самолетлар җирдән күтәрелү арасында бер минут кына аерма була, ә 13.40 сәгатьтә Cessna 150 самолеты җиргә утыра да башлый, чөнки ул тест очышы өчен генә күтәрелгән булган. диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100