Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленин турында шигырьләр

22 апрель - революционер, бөек юлбашчы Владимир Ильич Ленинның туган көне. Шул уңайдан Ленин турында язылган шигырьләрне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ленин турында шигырьләр

Ай, дуслар

Халык сүзләре

Алга дибез, алга атлыйбыз,

Алга таба барабыз.

Алга барырга кушкан бит

Безгә Ленин бабабыз,

Алга барырга кушкан бит

Безгә Ленин бабабыз.


Ай, дуслар,

Нурлар алыйк,

Юллар салыйк,

Гөлләр кадыйк маякка,

Гөлләр кадыйк маякка!


Кошлар кунган имәнгә,

Яфракларын игәнгә.

Рәхмәт Ленин бабабызга

Рәхәт тормыш биргәнгә.

Рәхмәт Ленин бабабызга

Рәхәт тормыш, биргәнгә.


Татарстан — минем республикам

Нәби Дәүли сүзләре

Татарстан — минем республикам —

Россиянең матур җирендә.

Ленин аңа үзе исем кушкан,

Бәхет теләп гомер-гомергә.


Карлары бар аның, язлары бар,

Ташкыннары аның ни тора!

Еракларга киткән тургайлар да

Сагынып кайта туган йортына.


Башка илләр миңа кирәк түгел,

Хыялым юк минем ул хакта.

Туган җирләремнең гүзәллеге

Кергән күңелләргә яшь чакта.


Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә, —

Батырлар күп татар илендә.

Татарстан — минем республикам —

Россиянең матур җирендә.


Совет Социалистик Республикалар Союзы гимны

Георгий Эль-регистан, Сергей Михалков сүзләре (Ә. Исхак һәм Н. Арсланов тәрҗемәсе).

Республикаларны туплап нык союзга,

Бөек Рус азат, җиңелмәс ил төзде.

Яшә син, халык теләге тудырган ил,

Бердәм, куәтле Советлар Союзы!


Дан сиңа, дан, безнең азат Ватаныбыз,

Бар халыклар дуслыгы нигезе!

Ленинчыл партия — син халкыбыз көче,

Син илтәсең коммунизмга, безне!


Ирек кояшы балкыды давылларда,

Бөек Ленин юл яктыртты көрәштә:

Илне күтәрде хаклыкны дауларга ул,

Бирде рух безгә яуларда һәм эштә.


Күрәбез илнең киләчәк көннәрен без

Сүнмәс коммунизмның җиңүләрендә;

Кызыл байрагына данлы илебезнең

Тугры булырбыз без гомер-гомергә!


Бүген Ленин туган көн

Нәби Дәүли сүзләре

Кояш карый җиргә сокланып,

Кар сулары гөрләп агалар.

Сайрый кошлар, сайрый шатланып,

Тәрәзәдән җилләр кагалар.


Бүген Ленин туган көн,

Илдә шатлык булган көн;

Җылы яңгыр яуган көн,

Агач яфрак ярган көн.


Ялкын төсле кызыл тасмалар,

Алсулата урам йөзләрен;

Салкын якта гомер итсәң дә,

Яз җылысын сизәр йөрәгең.


Бусагада балкый алтын көн,

Безне көтә бәхет юллары.

Бу иртәдә газиз аналар

Уяталар назлы улларын.


 Ул Казанда яшәгән

Мостафа Ногман

Зур кыяга баскан яшь бөркеттәй,

Ильич тора мәрмәр ташында.

Без чәчәкләр җыеп китерәбез,

Баш иябез аның каршында.

 

Аның исемен йөрәкләрдә йөртеп,

Без җиңүләр яулап алабыз.

Яшь Ульянов үткән якты юлның

Истәлеген саклый алабыз.

 

Киң Иделнең ярларына басып,

Тыңлаган ул дулкын моңнарын;

Дулкыннар да сагынып сөйли төсле

Яшь Ильичның бездә торганын.

 

Ул – яшь бөркет зәңгәр киңлекләргә

Очар өчен канат какканда,

Ул беренче башлап көрәшләргә

Күтәрелгән безнең Казанда.

 

Ул кабызган утның ал нурлары

Бар илләргә балкып тарала,

Ул бүген дә безнең белән яши,

Ул бүген дә безнең арада.

 

Гасырлар кешесе

Мөнир Мазунов

Җир халкы яктыга, җылыга сусады,

Торса да йолдызлар нурында.

Бармы соң җиһанда тиңләрлек бер кояш

Гасырлар кешесе Ленинга!

 

Азатлык хакына, тынычлык хакына

Халыклар тудырган Гимнда

Туктаусыз яңгырый мәхәббәт хисләре

Гасырлар кешесе Ленинга!

 

Ураклы, чүкечле Советлар вымпелы

Ай ташын эреткән урынга,

Ай йөзен яктыртып, без һәйкәл салырбыз

Гасырлар кешесе Ленинга!

 

Ул әйткән акыллы, кадерле киңәшләр

Ирешер буыннан буынга.

Алдагы көрәшләр батыры баш ияр

Гасырлар кешесе Ленинга!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 октябрь 2023
    Исемсез
    Ленин яшэде, яши hэм яшэячэк!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100