Җәмәгать эшлеклесе, ТР Милли музеенда генераль директор урынбасары булып эшләүче Ленария Мөслимова тиздән әни булачак.
«Бүген сезгә шатлыклы хәбәр җиткерү өчен иң кулай көндер, мөгаен. Бик тиздән безнең гаиләбездә кешеләр һәм ярату артачак», – дип язды ул бу хакта үзенең сәхифәсендә.
Ленария Мөслимова узган ел кияүгә чыккан иде. Ул бар халыкны үзенең гадәти булмаган образы белән таң калдырды – Ленария никах көне өчен кара күлмәк сайлады. Аның тормыш иптәше Ульян шәһәреннән. Инде күптәннән Казанда яши, һөнәре буенча – шеф-повар.
Яшь гаиләне әлеге матур вакыйга белән котлыйбыз! Сабый сау-сәламәт булып тусын, үзләренә игелекле бала булсын!