news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ленария Мөслим гаиләсендә куанычлы вакыйга

news_top
Ленария Мөслим гаиләсендә куанычлы вакыйга
Фото: Ленария Мөслимованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җәмәгать эшлеклесе, ТР Милли музеенда генераль директор урынбасары булып эшләүче Ленария Мөслимова тәүге тапкыр әни булган. Алар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салган. Яшь әти-әни сабыйга Сара дигән бик матур исем кушканнар. Бу хакта Ленария үзенең сәхифәсендә хәбәр итте.

Сара әле туган гына, ә аңа инде егетләрдән чәчәк бәйләмнәре дә килә башлаган. Камал исемле булачак дусты Сарага роддомга ук матур открытка һәм чәчәк бәйләме җибәргән, аның белән танышуны түземсезлек белән көтүен әйткән.

«Сиңа әле 7 генә көн, ә Камал исемле джентельменнан беренче чәчәк бәйләмең бар. Без сине бик яратабыз һәм һәрвакыт янәшәңдә булырбыз. Дөньяга килүең белән, Сара. Хуш килдең, балакаем», – дип язган бу хакта Ленария Мөслимова.

Яш әни бәби үстерүнең шактый авыр миссия икәнлеген дә аңлаган инде. «Бу сиңа фестиваль уздыру түгел», - дип шаярткан ул. Шулай ук бәби имезү буенча төрле киңәшләр дә кабул итәргә әзер булуын да билгеләп үткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар