Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленар Яшен Алинә Хисмәтуллинага өйләнгән?!

Ленар Яшен Инстаграм челтәренә “Күңел” радиосында алып баручы булып эшләүче Алинә Хисмәтуллина белән никахлашу залы янында төшкән фотосурәт элгән. Әллә, тамашачылардан качып, өйләнде микән? Ленарның үзеннән сорадык.

news_top_970_100
Ленар Яшен Алинә Хисмәтуллинага өйләнгән?!

- Ленар, хәлләрең ничек?

- Аллага Шөкер, яхшы. Бертуктаусыз иҗат белән шөгыльләнәм. Яңа җыентык чыгарып, бик күп эшләр башкарырга планлаштырам.

- “Күңел” радиосы диджее Алинә Хисмәтуллина белән очрашасызмы әллә?

- Юк, очрашмыйбыз. Без Алинә белән якын дуслар гына. Аның белән никахлашу залында төшкән фотосурәтне “пиар” өчен генә куйдым. Алинә минем “Күзләр яна” җырының клибында төште.


- Синең арттан бик күп кызлар йөри. Йөрәгең бушмы?

- Күп кызлар белән аралашам, ләкин йөрәгем буш. Шәхси тормышка вакыт бик тар.

- Яңа альбомын кайчан чыга?

- Төгәл вакытын әле әйтә алмыйм. Альбом чыгару минем күптәнге хыялым. Бу эшне башкарып чыкканнан соң, районнарда үземнең сольный концертым белән чыгыш ясарга уйлыйм.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100