Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленар Сафинны КФУ ректоры итеп билгеләү турында боерык имзаланган – мәгълүмат чаралары

news_top_970_100
Ленар Сафинны КФУ ректоры итеп билгеләү турында боерык имзаланган – мәгълүмат чаралары
Илнар Төхбәтов/архив

Ленар Сафинны Казан федераль университеты ректоры вазыйфасына раслаганнар. Аның билгеләнүе турындагы боерыкка инде кул куелган, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online» порталына сылтама белән «Татарстан 24» каналы.

Басма мәгълүматлары буенча, Ленар Сафин тиздән Россия хөкүмәте башлыгы канцеляриясеннән китәчәк. Соңгы килештерүләр бу атнада узган.

Исегезгә төшерәбез, мартта Казан федераль университетының Күзәтчелек советы, чираттагы утырыш барышында, югары уку йорты ректоры вазыйфасына Татарстаннан сенатор кандидатурасы Ленар Сафинны тәкъдим итте. Бу хакта университетның матбугат хезмәтендә хәбәр иткән иделәр.

  • 2010 елның 22 апреленнән Ленар Сафин Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып билгеләнгән иде.
  • 2020 елның 18 сентябрендә Ленар Сафин Татарстаннан Россия Федерация Советына сайланган иде
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100