Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленар Шәех: «Тукай премиясенә чыгуым дөрестән дә протест иде»

Быел шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә үз намзәтен тәкъдим итеп караган иде. Ләкин иҗатчының якты хыяллары, өметләре чәлперәмә килде. Без аның белән премия хакында әңгәмә кордык (интервью җиңүчеләр игълан ителгәнгә кадәр алынды).

news_top_970_100
Ленар Шәех: «Тукай премиясенә чыгуым дөрестән дә протест иде»
Фото: Солтан Исхаков

Ленар әфәнде, Сез быел Тукай премиясенә дәгъва иттегез. Нидән чыгып бу адымга бардыгыз? Сезнең иҗатыгыз Тукай премиясенә чынлап та лаеклы дип саныйсызмы? Яисә инде бу беркадәр дәрәҗәдә протестмы?

– Бүгенге татар әдәбияты торгынлык юлыннан китте. Заманында дәүләт тарафыннан тиешле игътибар күргән, хәтта «иркәләнгән» өлкәннәр һәм үзләре дә инде чәч-сакал агартып яткан хокуксыз «яшьләр» арасындагы мөнәсәбәтләр турында әйтүем. Өлкән буын нигездә үзләрен, үз яшьтәшләрен, каләмдәш дусларын кайгырта. Соңгы 10 елда нинди яшь яки урта буын язучысы әдәби премия лауреаты булды да мактаулы дәүләт бүләген алды икән? Бармак белән генә санарлык. Ә талантлы яшьләр бар бит. Безнең буын, максатлар куеп, әдәбиятка килде.

Бездән соң инде сафлар сирәгәйде, чөнки кызыгырлык әллә нәрсә юк икәне ачыкланды. Бүген әдәбият эше белән тормыш алып бара алмый. Коточкыч зур тизлектә тел беткәндә, милләт юкка чыкканда – бигрәк тә. Хәзер моңа дөньяда барган тынычсызлык та килеп кушылды. Кешелекнең алга таба яшәве-яшәмәве хәл ителгәндә, милли проблемалар кечерәеп кала. Ләкин онытырга ярамый: алар бар.

Без, язучылар, дәүләт тарафыннан якланмаган. Дәүләт дәрәҗәсендәге атказанган дигән исемнәр дә күңел өчен генә. Хезмәт хакына бер тиен дә өстәми. Кызганыч, чынбарлык бөтенләй башкача шул.

Совет чорын сүгүчеләр бар. Ләкин ул чакта әдәбият һәм сәнгать әһелләренә игътибар бирелгән, хәтта Минтимер Шәймиев Президент булган чор да начар түгел иде, дип уйлыйм. Дәүләт Советының язучылы-шагыйрьле чоры, күпләп, зур-зур тиражлар белән татарча китаплар, бер-бер артлы олпат язучыларның күптомлыклары дөнья күрүе, татар матбугатының шактый зур гонорарлы чаклары, каләм ияләренә хөкүмәт тарафыннан бушка фатирлар бирелгән еллар күз алдында иде бит. Безгә җиткәч, төн кыскарды. Язучыларга ихтыяҗ бетте, аларның кадере китте. Бүген китапларын, күптомлыкларын чыгара алмый йөргән зур каләм ияләрен, игътибар үзәгеннән читтә калган чын язучыларны күреп, күңел төшенкелеккә бирелә, әлбәттә.

Әллә без ялгыштыкмы? Безгә башка юлдан китәргә әле дә соң түгел.

Тукай премиясенә чыгуым дөрестән дә протест иде. Үзен остаз санаган кайсы гына бүгенге заман татар язучысы борылып карарга, үкчәсенә басып килгән «киләчәккә» кул сузарга үзендә көч таба ала икән? Кызганыч, андыйлар юк.

Лаеклы булу турында әйткәндә, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комиссиясе әгъзалары әлегә мине зур бүләккә лаек түгел дип тапты. Ләкин мин үз максатыма ирештем. Беренче адым ясалды.

Ник сез бу премияне өлкән буын язучыларына бирү белән канәгать түгел? Алар премиясез калырга тиешме?

– Бар автор да Тукай премиясе лауреаты була алмый. Билгеле исемлек буенча тапшырылып барганга аның дәрәҗәсе төште. Аннары аласылар алып бетерде инде, ләкин арада бүләккә лаек булып та мәхрүм калучылар да бар. Минемчә, хәзер 50 яшьлекләргә булса да күчәргә вакыт. Әдәбият гел үткән заманда яши алмый, ул киләчәккә атларга тиеш. Дәүләт премиясе язганнарыңны бәяләү белән беррәттән, яңа әсәрләр иҗат итәргә стимул да бирә. Ә бездә берьяклы бәяләүгә кайтып кала.

Тукай хәзерге көндә яшәсә, ул да премиясез калыр идеме икән?

– Берсүзсез, калыр иде, дип уйлыйм. Аны «әле яшь бит ул» диярләр иде. Бүгенге көндә татар шагыйрьләре арасында Тукай премиясенә иң лаегы – Рөстәм Сүлти. 2019 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Мөсафир» дип аталган гениаль шигырь китабы басылып чыкты. Ул шигырьләрне кат-кат укып, шаккатып, рухланып йөрдем. «Менә бит шигърият нинди була! Татар шигърияте!» – дип горурландым. Кем аны күрә дә объектив бәяли ала соң? Татарның күңел тарлыгы турында гына сүз алып барасы килми, ул булган һәм булачак инде, кызганыч, хәзер аңа рухи сукырлык та өстәлде.

Тукай премиясен алыр өчен бер бүлмәдә ябылып кына шигырь язу җитәме? Яисә инде иҗтимагый эш белән шөгыльләнү кирәк дип табасызмы?

– Әлбәттә, иҗтимагый активлык та кирәк. Очрашулардан кайтып кергән юк. Югары дәрәҗәдәге очрашулар, иҗат кичәләре оештыралар. Укытучыларга, тәрбиячеләргә, китапханәчеләргә, балаларга һәм аларның әти-әниләре белән әби-бабайларына рәхмәтем зур. Чыннан да, каләм иясенә иң объектив бәяне халык, китап укучы бирә. Ничек кенә әллә кем булып, борын чөеп йөрсәң дә, нинди генә шәп әсәр яздым дип уйласаң да, ел саен китапларың чыгып торса да, премияләр һәм мактаулы исемнәр диңгезендә йөзсәң дә, китап укучы язучыны кабул итми икән, димәк... юк инде.

Билгеле булганча, унар тапкыр дәгъва кылучылар булган, сез дә бу юлдан китеп, икенче елга бирергә уйламыйсызмы? Киләчәктә нинди әсәрләрегезне тәкъдим итәрсез?

– Юк, ул юлдан китәргә җыенмыйм. Бәлки, татар язучылары жаргоны белән әйткәндә, чыгып карармын. Китаплар шактый, эшләнгән эшләр күп, кайсын да тәкъдим итәргә мөмкин. Сез бу хакта Тукай премиясенә дәгъва кылганда яхшылап язып чыктыгыз инде, рәхмәт яусын.

Сез Евразия иҗат гильдиясе аша дәгъва белдердегез, ник үзебезнең Язучылар берлеге аша түгел?

– Безнең Язучылар берлеге – авторитар оешма. Аның уставына үзгәрешләр кертергә теләү моны тагын бер кат исбатлады. Ул, әлбәттә, Конституция түгел, ләкин тотрыклылык булса, яхшырак. Безне чолгап алган туктаусыз үзгәрешләр арыта да, шикләндерә дә.

Евразия иҗат гильдиясе – Россиядә тыелган оешма түгел, алар безнең илдә генә ел саен дистәләгән чара уздыра. Димәк, комиссиядә утыручы кайберәүләр куркып калган, кандидат итсәк, лауреат булып куяр, дип уйлаганнардыр.

Премиянең күләме аз, диләр, дәүләт бүләге өчен бу лаеклы күләмме сезнеңчә?

– Минемчә, күләм зур түгел. Ул ким дигәндә 5 миллион булырга тиеш. Нәкъ менә соңгы сан алу мәгълүматлары күрсәткән Россия татарларының санынча килеп чыга. Һәр татар өчен 1 сум!

Бәлки финанс ягы белән бергә объективлык та артыр иде...

Тукай премиясе лауреаты булу иҗатчыга яңа мөмкинлекләр ачамы?

– Мөмкинлекләр дә ача, җаваплылыкны да арттыра. Әйткәнемчә, Тукай премиясе каләм иясенә стимул бирергә тиеш.

Дәүләтчелегебез юк, ә дәүләт бүләге бар. Фәлсәфи шагыйрь буларак, сезнең бу хакта уйланганыгыз бармы?

– Дәүләтчелек тулысынча юк дип әйтмәс идем. Республикабыз бар. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин язганча, саклыйк Республиканы! Ә аны татар телен, милли, тарихи үзаңны, әдәбиятны, мәдәниятне, сәнгатьне, динне, тарихны саклап кына җуймый калырга мөмкин.

Сезнең иҗатыгызны еш кына тәнкыйть утына алалар. Сез бу тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Объектив тәнкыйтькә һәрчак уңай карыйм. Әмма аның белән генә чикләнмиләр: астыртынланып, шәхескә тияләр. Бу исә – зур түбәнлек. Ләкин дөньяда бер генә начарлык та, бер генә яхшылык та эзсез юкка чыкмый. Алар, әлбәттә, кире кайта. Мин казый түгел, андыйлар Аллаһ хөкемендә.

Быелгы кандидатлар арасында әдәби мәйданны күптән калдырган кешеләр бар иде. Сез моның белән канәгатьме? Бу күренешкә карата фикерләрегез нинди?

– Төрлесе бар инде. Әдәбияттан китеп торып, яңадан кайтучылар да, актив эшчәнлек алып баручылар да. Беркемне дә гаеплисем килми. Бәлки, тормыш шулай мәҗбүр иткәндер, кем белә.

Быелгы премия лауреатлары кем булыр дип фаразлыйсыз? (Кабатлап әйтик – бу интервьюны алганда, Тукай премиясе кемгә биреләчәге әле рәсми билгеле түгел иде. – «Интертат»).

– Бездә Халыкара ПЕН клубының Татар ПЕН үзәге, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге бар. Нигә алар үз кандидатларын тәкъдим итмәде икән? Ә хаклары бар бит, барысы да иҗтимагый оешма. Менә аларның да үз сүзе булса, бу – чын демократия булыр иде. Кем генә Тукай бүләген алса да, лаеклы булсын дип телим.

  • Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.
  • Тулырак:

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов (Ленар Шәех) — шагыйрь, журналист; филология фәннәре кандидаты. Журналистлар һәм Язучылар берлекләре, «Евразия иҗат гильдиясе» (Лондон), Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (2013), ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А. Алиш (2017), Г. Афзал (2021) исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020). 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туган. Минзәлә педагогия көллиятендә, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында укый. Милли матбугатта эшли. Ленар Шәех – балалар өчен «Авылдан килгән мендәр» (2005), «Керпе ничек энәле булган?» (2007), «Безнең ишегалдында» (2010, 2012), «Алдамыйм!» (2014), «Безнең урманда» (2017) исемле китаплар авторы.

2008 елдан – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 май 2024
    Исемсез
    Ленар Шәехнең фикерләре бик дөрес. Һаман бабайлар һәм әбиләр хакимлек иткәнгә шундый хәлгә төштек бит инде.
  • 30 апрель 2024
    Исемсез
    (Чуваш халкы вэкиллэренэ дэ Премия бирмэк вакыты житкэндер, затэн Мишши ЮХМА язмактадыр ки, Г Тукай Чувашлардан килеп чыккан.....)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100