Ленар Сәйфиев кабаттан сәхнәдә!
Җырчы Ленар Сәйфиев өр-яңа җырын тәкъдим итә.
Озак еллар дәвамында татар эстрада сәхнәсендә күренмәгән, дөресрәге, гомумән, юкка чыккан Ленар Сәйфиев янәдән сәхнәгә кайта. Бу хакта җырчы үзенең «Instagram» челтәрендә хәбәр итте.
Шулай ук ул үзенең әле яңа гына табадан төшкән җырын да тәкъдим итә. Җыр «Әниемә» дип атала.
«Кадерле дусларым! Күп санлы тамашачылар соравы буенча.Мин кабаттан яңа сулыш белән сезнең өчен!» — дип язган җырчы.
Нигә Ленар Сәйфиев янәдән сәхнәгә әйләнеп кайтырга булган? Моңа кадәр ник киткән иде? Яңадан башларга курыкмыймы? Бу һәм башка сорауларга тиздән безнең интервьюда.