Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе егете турында: «Мин аның белән, ул үлгәч тә, күңелемнән сөйләшеп йөрим»

Татарстаннан Ленар Гәрәев хәрби хезмәтнең авыр юлын сайлаган. Махсус операциядә катнашып, хәрби үз бурычын намус белән үтәгән. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән, ул «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.

news_top_970_100
Әгерҗе егете турында: «Мин аның белән, ул үлгәч тә, күңелемнән сөйләшеп йөрим»
Фото: © ВК «Наши ГЕРОИ.Агрызский район.Республика Татарстан»

«Балачагыбыз күңелле үтте»

Ленар Гәрәев 1989 елның 4 ноябрендә Әгерҗе районының Табарлы авылында туган. Табарлы урта белем бирү мәктәбендә укый. Сыйныфташлары арасында тыйнак холкы белән аерылып тора. Укытучылар һәм сыйныфташлары әйтүенчә, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган.

Ленар укыган сыйныфта бары тик малайлар гына булган. «Аңа һәрчак таянырга мөмкин иде. Балачактан ул әнисе Алсу Шамиловнаның төп ярдәмчесе, таянычы булды. Без аны тәрбияле, тыныч, тыйнак, ярдәмчел егет итеп искә алачакбыз», – дип сөйләде «Әгерҗе хәбәрләре»нә сыйныф җитәкчесе Нәсимә Абдуллина.

«Без Ленар белән бергә үстек. Ул безнең өчен һәрнәрсәдә үрнәк булды. Яхшы укыды, тырыш иде. Теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер иде», – дип сөйләде аның сыйныфташы Радик Муллахмәтов.

Ленарның энесе Данияр Гәрәев әйтүенчә, аларның чын яланаяклы балачак булган.

«Без балачактан ук аның белән гел бергә. Беркайчан да тик утырмадык, абый һәрвакыт кызыклы нәрсә уйлап чыгара иде, шуңа күрә балачагыбыз күңелле үтте. Әниебезнең әнисе Әлфия әби янына Кукмара районының Мәчкәрә авылына кайтырга ярата идек. Бу авылның матурлыгы әйтеп бетергесез, бәлки, без бабабыз Шамил белән әбиебезне бик яраткангадыр. Кызганыч, бабабыз 2000 елда вафат булды», – дип истәлекләре белән «ВКонтакте»да «Безнең геройлар. Әгерҗе районы. Татарстан» төркемендә уртаклашты Ленарның энесе.

Фото: © ВК «Наши ГЕРОИ.Агрызский район.Республика Татарстан»

«Элемтәгә кайчан чыгасымны белмим, үзегезне саклагыз»

2007 елның 6 декабрендә Ленар Гәрәев Свердловск өлкәсенә, Лесной шәһәренә хәрби хезмәткә чакырыла. 2009 елның 10 мартында беренче контрактын төзи. Кинология хезмәтенең инструктор-методисты вазифасында хезмәт итә. Ул хайваннарны бик ярата иде. Армиягә кадәр үк Ленар Ижевскида кинолог булып эшли.

Ике тапкыр РФ Төньяк-Кавказ төбәге территориясендә хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча Берләшкән гаскәрләр төркеме составында, бурычларны үтәү өчен, командировкага җибәрелә, Кырымны азат итүдә катнаша.

Хезмәт вакытында бары тик уңай яктан гына характерлана, җаваплы хәрби хезмәткәр буларак, хәрби бурычын үтәүдә үрнәк булып тора, хәрби частьләр командованиесе тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.

2022 елның февралендә Ленар Гәрәев гаиләсенә, әгәр боерык булса, махсус операциядә катнашачагын әйтә. Боерык үзен озак көттерми. Укчы-зенитчыга квалификациясен үзгәртеп, ул махсус хәрби операциягә китә. Хезмәтен зенит батальонында үтә.

2022 елның 8 июне. Бу көнне гаиләгә Ленардан соңгы хәбәр килә: «Мин телефонымны сүндерәм. Элемтәгә кайчан чыгасымны белмим. Үзегезне саклагыз».

7 июньдә ул энесе белән соңгы тапкыр видеоэлемтәгә чыккан.

«Моңа кадәр мин беркайчан да видеоны сакламый идем. Мин абыйның сугышканын белә идем, ул һәрвакыт элемтәдә булды. Һәм бу соңгы видеоязма тавышсыз гына сакланган. Мин, абыемның бу видеоязмасына карап, аның белән диалоглар төзиячәкмен, вакыт узу белән, аның нәкъ менә нәрсә турында сөйләгәне онытылыр дип уйлыйм. Һәм ул минем белән сөйләшер, миңа үгет-нәсыйхәт бирер», – ди Данияр.

2022 елның 17 июнендә хәрби бурычны үтәгәндә, Ленар Гәрәев каты яралана. 1 июльдә гаиләсе аның үлеме турында коточкыч хәбәр ала.

Фото: © agryz-rt.ru

«Без аны сагынырбыз»

Ленар Гәрәевны 2022 елның 8 июлендә туган авылында җирлиләр. Һәлак булган герой белән хушлашырга район җитәкчеләре, авылдашлар, туганнары, якыннары, дуслары һәм районның битараф булмаган кешеләре килде. Аңа нибары 32 яшь кенә булган.

«Район югалтулар кичерә... Кайтарылмас югалту... Без югалтуга кайгырабыз һәм кайгыгызны уртаклашабыз. Сезгә сабырлык телибез. Ленар безнең өчен мәңгегә герой булып калачак», – диде ул вакытта район башлыгы булган Азат Вәлиев.

«Без Ленар белән аз таныш идек. Ләкин бу кыска вакыт эчендә ул үзен намуслы, тырыш, дисциплиналы һәм яхшы кеше итеп күрсәтә. Командование исеменнән һәм шәхсән үземнән шундый лаеклы ул тәрбияләгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм һәм авыр кайгыгызны уртаклашам. Безгә ул җитми», – дип уртаклашты Ленар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, өлкән лейтенант Юрий Шимаров.

Районның хәрби комиссары Илгиз Галиев, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, РФ Президенты Владимир Путин Указы белән, Ленар Гәрәевның, үлгәннән соң, «Батырлык» орденына тәкъдим ителүен игълан итте.

Фото: © agryz-rt.ru

«Мин һәрвакыт үз эчемнән аңардан киңәш сорыйм, ул миңа киңәш бирә»

Ленарның туган көнендә, 2022 елның 4 ноябрендә, аның туган авылында һәйкәл куелды. Бу эштә авылдашлар, сыйныфташлары һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итте. Аның белән хезмәт иткән 4 иптәше дә килгән иде.

Армия дуслыкны кадерләргә, авыр минутларда ярдәм итәргә, шулай ук көчле булырга һәм тәртипкә өйрәтә. Аның характеристикасында бары тик уңай бәяләмәләр генә бар: игелекле, намуслы, тырыш. Минем шундый матур, көчле, кайгыртучан, кыю һәм искиткеч герой абыем булуы белән горурланам! Мин һәрвакыт эчемнән генә аңардан киңәш сорыйм, ул миңа киңәшләр бирә», – ди Данияр Гәрәев.

2023 елның 22 февралендә Ватанны саклаучылар көнендә Сарсак-Омга лицеенда иң дулкынландыргыч сыйныф сәгатьләренең берсе узгандыр. Дәрес кысаларында Россия гаскәрләренең тарихын, танылган гаскәр башлыкларының исемнәрен искә төшерделәр. Россия Армиясенең әһәмияте турында, зур Ватанның күпмилләтле яклаучылары турында сөйләделәр.

Фото: © agryz-rt.ru

Табарлыдан Ленар Гәрәев һәм Сарсак-Омгадан Сергей Гаврилов хөрмәтенә мемориаль такталар ачылу кульминацион момент булды.

Ленар белән Сергей истәлегенә ачылган мемориаль такта янында кемдер алар белән уйланып сөйләште, кемдер батырлыклары өчен баш иде, ә кемдер, дошман тар-мар ителгәнче, аларның эшен ахырына кадәр дәвам итәргә ант итте.

Кызганыч, Сергейның әнисе инде исән түгел. Ленарның әнисе Алсу ханым чарада катнашучыларга якты истәлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Махсус хәрби операция, РФ Президенты Владимир Путин карары белән, 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыруны да белдерә.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100