Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлемнән исән калган Ризат Рамазанов: “Иреннәр селкенми, күзләр кысыла башлады”

Игътибар иткәнегез бардыр, җырчы Ризат Рамазановның казык тешләре бар. Әлбәттә, тамашачыларда даими сорау туа: "Ник тешләрен тигезләми икән, ул бит артист!" Җырчы аларны тигезләтергә теләгән һәм... чак исән калган.

news_top_970_100
Үлемнән исән калган Ризат Рамазанов: “Иреннәр селкенми, күзләр кысыла башлады”

- Тамашачылар чыннан да минем казык тешләремә игътибар итә, ул хакта сорап язучылар бик күп, - дип сөйләде Ризат "Интертат" хәбәрчесенә. - Билгеле булганча, кечкенә чакта казык теше алышынырга һәм шунда кыек тешләр үзеннән-үзе тураерга тиеш. Кызганыч, минеке тигезләнмичә калган. Әлеге тешләрне турайтыр өчен акча тупладым, кредитка 100 мең сум акча алдым. Узган ел, зурдан кубып, шушы тешләрне матурайтырга керештем, яхшы белгеч тә эзләп таптым. Сәхнә кешесе матур булырга тиеш дип сөйлибез, шуңа күрә озак уйлап тормадым. 

Теш табибларыннан кечкенәдән курка идем, ләкин кирәк булгач бардым инде. Котычкыч булды ул, мәңге онытачагым юк. Стоматологка бардым, ул миңа тешләрне турайтыр өчен арттан һәм алдан акыл тешләрен алырга кирәк, диде. Ризалаштым, кереп утырдым бүлмәсенә. Ул өч сәгатьтән артык азаплады. "Мин сезнең тешләрегезнең ниндидер нерв җепселләренә тидем. Алты сәгатьтән үләсез, тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы белән Республика Клиник Хастаханәснә барыгыз", - ди. Мин тешләремне нишләтүе хакында сораштыра башладым, минем нәрсә әйткәнне аңламый гына бит. Авызның ярты ягын бөтенләй тоймыйм, иреннәр селкенми һәм күзләр кысыла башлады. РКБга бардым, анда акыл тешенә бөтенләй тияргә ярамаганлыгын әйттеләр. Теге табибны ачуланырга тотындылар. Шуннан соң ике стоматолог алты сәгать буе дәвалады, тешнең тамыры бөтенләй эчкә кереп беткән иде. Тешне актардылар, авыз эче тәмам ярылып бетте. Ике атна хастаханәдә ятып чыктым. Исән-сау кала алсам, бу тешләргә кагылмаска ант иттем. Тештә мени хикмәт, тамашачы казык тешләрем белән ничек тә яратты әле. Әлеге хәлләрдән соң теш табибларына күренгәнем юк, чөнки куркып калдым, - диде Ризат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100