Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үлем сәбәбен ачыкларга кирәк" - Тышкы эшләр министрлыгы Татарстан туристының үлеме турында

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов Грециянең Крит утравында ял иткән 41 яшьлек Татарстан туристының үлеме белән бәйле вазгыятьне шәрехләгән.

news_top_970_100
"Үлем сәбәбен ачыкларга кирәк" - Тышкы эшләр министрлыгы Татарстан туристының үлеме турында

Бу хәл турында узган ялларда мәгълүм була. Гаилә ял итәргә Ираклионга бара. 41 яшьлек ханымның кисәк хәле начарая, аннары ул үлеп китә. Ирен хастаханәгә салалар. “Татар-информ” агентлыгына шәхси чыганаклардан фаҗиганең Eri Beach отеленда булганы билгеле була.

Балаларны Казанга 4 нче июльдә үк кайтарганнар. Малай һәм кыз туганнарына тапшырылган. Бу мәсьәләләр белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм туристик фирма шөгыльләнгән. Әниләренең гәүдәсен тапшыру мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Аның ире Грециядә хастаханәдә. Аны Татарстанга кайтару пациентның хәленнән һәм табиблар сүзеннән тора. "Хәзер хатын-кызның үлем сәбәбен белергә кирәк. Алга таба барлык мәгълүматны Греция ягыннан рәсми белдерүләрдән соң беләчәкбез", - дип сөйләгән Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Россия илчелегенең Грециядәге консуллык бүлеге мөдире Алексей Небогатовка сылтама белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100