Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үлем һәм мәхәббәт": Яңа ел яллары кешеләргә ничек тәэсир итә?

"Үлем һәм мәхәббәт": Яңа ел яллары кешеләргә ничек тәэсир итә?

news_top_970_100
"Үлем һәм мәхәббәт": Яңа ел яллары кешеләргә ничек тәэсир итә?

РИА Новости язуынча, яңа ел каникулларыннан соң хроник авырулар көчәя, авырлык артуга бәйле проблемалар барлыкка килә, уйлау сәләте кими, йөрәк-кан системасы авырулары көчәя.

2015 елда Дания галимнәре тәҗрибә уздыра: яңа елны бәйрәм иткән һәм бәйрәм итмәгән кешеләргә Кыш бабай, чыршы белән бәйле фотолар күрсәтә һәм организмнарындагы үзгәрешләрне тикшерә. 

Яңа ел картинкалары бу бәйрәмне көтеп алган кешеләрдә шатлык гормоннары китереп чыгара икәне ачыкланган. Организмга домамин һәм серотонин гормоннары бүленеп чыга. Домамин - "бәхет гормоны", ул депрессия булган вакытта организмда гомумән булмый. Серотонин кешегә ышаныч бирә. 

Әмма моның икенче ягы да бар. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү процессы вакытында, кеше ашыга, кабалана, нәтиҗәдә организмга адреналин һәм кортизол бүленеп чыга. Бу гормоннар стресс китереп чыгара, нәтиҗәдә кеше оныта, берничә бурычны берьюлы эшли алмый башлый. Яңа ел алдыннан хаталар җибәрү шуның белән бәйле ди галимнәр. 

Декабрь азагында инфарктлар саны арта. Бу көннәрдә үлүчеләр саны 30 процентка арта. Моны Швеция галимнәре ачыклаган. Яңа ел көнендә үлүчеләр гадәти көннәргә караганда 37 процентка арта. Моның сәбәбе - алкогольле эчемлекләр, күп итеп ашау, көн режимы үзгәрү. 

Португалия галимнәре фикеренчә, Яңа ел ялларында секс белән шөгыльләнүчеләр арта. Алар социаль челтәрләргә, гугл кебек эзләү сервисларына күзәтү ясап, бу көннәрдә секс белән кызыксыну артканын ачыклаган. Шулай ук сентябрь аенда туучылар саныннан чыгып та Яңа елда секс белән шөгыльләнүчеләр күп икәнен белеп була, ди галимнәр. 

Россиядә дә август һәм сентябрьдә туучылар саны гадәттәгедән күбрәк була. Әмма АКШ галимнәре безне җиргә тартып төшерә. Алар балалар күп тууны Яңа елда кешеләрнең мәхәббәт хисе белән артуы белән түгел, ә кышын кеше органимындагы сперманың сыйфаты яхшырак булуы белән аңлата. Ә Яңа ел атмосферасы яңа элемтәләр барлыкка килүне тизләтә генә ди алар. АКШ галимнәре романтиканы гомумән сызып ташлый - көннәр кыска вакытта кешеләр өйдә күбрәк була, шул сәбәпле мәхәббәт белән күбрәк шөгыльләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100