Европоның неврология академиясенең бишенче конгрессында Дания, Норвегия һәм Германия галимнәрне үлеп барган кешенең нинди хисләр кичерүен ачыклаган. Бу хакта "Известия" яза.
Галимнәр фикеренчә, ун процент кешенең үлем алдында калганы, шундый куркыныч тәҗрибәсе бар. 35 илдән шундый кешеләрне җыеп, тикшергәннәр. Мәсәлән, автомобиль катастрофасына юлыккан кешеләр.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үлем берничек янамаган кешеләр дә үлем алдындагы хисләрне кичерергә сәләтле икән.
Үлемне башыннан кичергән кешеләр әйтүенчә, үлем алдыннан вакыт үзгәргән кебек була. Мәсәлән, кеше секунд эчендә гомерен күз алдыннан үткәрергә сәләтле. Кайберәүләр бик тиз итеп уйлый башлый. Ә өченчеләрнең тоемлавы көчәйгән.
Ике кешенең берсе гәүдәсен тәненнән чыккан итеп тойган.
73 процент кешегә бу эмоцияләр ошамаган. Ә 27 процент кешегә "үлеп карау" рәхәт булып тоелган.