news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Легендар совет космонавты Тәлгать Мусабаев вафат

news_top

Советлар Союзының һәм Казахстанның күренекле космонавты Тәлгать Мусабаев 74 яшендә вафат булган. Бу хакта Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ сайты.

«Тәлгать Амангельдиевич – 3 мәртәбә космоска очкан һәм ачык галәм киңлегенә чыккан, үз батырлыклары белән илебезне таныткан герой», – диелгән телеграммада.

Тәлгать Мусабаев – милли герой. Космос карьерасын төгәлләгәч, ул Казахстан сенаты депутаты булып эшли, иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә.

Касыйм Жомарт-Токаев кайгы уртаклашу сүзләре җиткерде, Мусабаевның космонавтика үсешенә керткән гаять зур өлешен билгеләп үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар