Легендар оператор Юрий Гвоздь: «Күпне күрдем, түрәләр тормышын төрле яклап беләм»
Татар телевидениесендә озак еллар оператор булып хезмәт куйган Юрий Гвоздь «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында «Беренче театр» телеспектакле, Илһам Шакиров һәм башка артистларны табигать фонында төшерә башлавы, татар теле һәм Татарстан кинематографиясе турында сөйләде.
«600ләп кеше арасыннан мине сайлап алулары күпмедер дәрәҗәдә сенсация булды»
Юрий Константинович, операторлар ярдәмендә сюжетлар эфирга чыга, фильмнар төшерелә һ.б. Оператор һәрвакыт икенче планда кала бит, үпкәләү хисе булмадымы? Беренче чиратта, экраннан шәхесне генә күреп беләбез…
Кинематография — хәрәкәтләнә торган фото дигәнне аңлата. Китапны сатып алганда да нәшриятка түгел, иң элек авторга игътибар итәбез. Оператор — кинематографиядә исәпсез-хисапсыз рәсемнәр төшерә, видео һәм кино — сынлы сәнгать ул. Шуңа күрә бернинди үпкә хисе булмады. Һөнәремне яратам. Кадрдамы син, юкмы — мөһим түгел. Син төшергәнне кешеләр күрсен иде — шуңа омтылам.
Сез үзегезне Казан телестудиясендә беренче юл салучы дип саныйсызмы?
Мәктәптә уку елларында ук фото түгәрәгенә йөрдем. 1967 елда мәктәп тәмамлаганнан соң, Мәскәүнең кинематография институтына (ВГИК) керергә уйладым. Бишенче сыйныфта ук оператор булу теләге туды. Почта аша төрле жанрда егермеләп фото төшереп җибәргән идем, үзем дә көтмәстән, имтиханнарны бирергә дип, чакыру хаты килде.
Көндезге уку бүлегендә нибары 10 урын бар иде. 600ләп кеше арасыннан мине сайлап алулары күпмедер дәрәҗәдә сенсация булды. Чагыштыру өчен, актерлык факультетына укырга керү өчен берничә мең кеше конкурста катнашты.
Мәскәүдә яшәве авыр булачагын аңладым. Институтта өч курсны тәмамлап, диплом алып, гаиләбез белән Казанга күчендек һәм мине Казан телестудиясенә чакырып алдылар.
Казан телестудиясендә 4-5 үзешчән оператор эшли иде, күбесе Бөек Ватан сугышы елларыннан ук килгән булган. Ә мин белем алган беренче профессиональ оператор идем. Бу яктан, чыннан да, үземне юл салучы дип әйтә алам. Ул операторларны начар дип әйтмим, алар үз эшенең остасы иде!
Съемкаларда яктылыкның дөрес төшүен истә тотарга кирәк. Өлкән операторларның моңа бик исләре китми иде. Аннан соң төсле кинопленкага төшерә башладык. Тора-бара безнең операторлар да ВГИКны тәмамлап, Казан студиясендә эшләргә кайта торган булды. Югары белемсезләрне операторлыкка алмадылар — шундый заманнар да килеп җитте.
«Башлыкларыбызның тормышын төрле яклап беләм»
Ул заманнардан күп нәрсә үзгәрде, техника алмашынды, компьютерлар барлыкка килде…
Мин үзгәрешләр чорына эләктем. Башта 35 миллиметрлы аклы-каралы кинопленкага, соңыннан 16 миллиметрлыга төшердек. Мин эшләгән чорда төрле форматта, төрле пленкаларда төшердек.
Сезгә хөкүмәт кешеләрен дә күп төшерергә туры килгәндер?
Әтием хәрби кеше, фотоларга төшерергә ярата иде. Бәлки, ул сәләт әтиемнән күчкәндер. Иптәшләрем ишегалдында уен уйнап йөргәндә мин киностудия уенын уйный идем. Ике урындыкка камера куя идем дә, күрше кызларын җыеп, сценкалар төшерә идем. Шуңа күрә кадрга алу минем өчен табигый иде, дөньяга камера аша карарга күнектем.
Мин үзенчәлекле кеше. Оператор булып эшләвемә быел 53 ел булды, андый операторлар, минемчә, башка юктыр да. Пресс-үзәкләр булмаганда җитәкчеләрнең шәхси операторы да булып йөрергә туры килде. Туксанынчы елларда Минтимер Шәймиевне, аннары 10 ел Фәрит Мөхәммәтшинны төшердем.
Күпне күрдем, башлыкларыбызның тормышын төрле яклап беләм.
Шук булдым. Операторга эшендә өлгерлек сыйфаты бик кирәк. Югарыдан хөкүмәт кешесе килгәндә дә һәрвакыт мине җибәрәләр иде. Бервакыт СССРның Министрлар советы рәисе Виталий Воротников килде. Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татар обкомының беренче секретаре Фикрәт Табиевка Татарстан байрагын тапшыру тантанасы булды. Без ике оператор белән шул мизгелне төшерергә тиеш идек.
Карасам, икенче оператор кулын болгый — пленкасы ертыла башлаган, көлсәң көл, еласаң ела, минем дә пленкам нәкъ шул вакытта ертылып чыкты. Нишләргә белмичә катып калдык. Шулчак баш мөхәрриребез Эдуард Гущин: «Гвоздь, син шук, берәр нәрсә уйлап тап. Вакыт юк!» — диде. Зал ябык, кунаклар таралышкан иде… Җитәкчеләр сәхнәдә сөйләшеп тора.
«Фикрәт Әхмәтҗанович!» — дип башладым мин сүзне, ни уйлап табарга белмичә. «Нәрсә бар?» — дип сорады. Секунды-минуты белән башка шундый уй килде. «Аңлыйсызмы, шундый истәлекле вакыйганы ерактан гына төшерә алдык, якыннан да бер төшереп аласы иде», — дип әйтеп салдым мин. Воротников та каршы түгел иде минем тәкъдимгә. Шулай итеп, вакыйганы кабатлаттырып, чыгу юлын таптым. Җитәкчеләрнең роле — төшү, ә операторларның — төшерү. Һәр кеше үзенең вазифасын аңлый һәм белә.
«Миңа кадәр җырчылар камера алдында багана кебек басып торалар иде»
Татар артистларын да камерага Сез төшергәнсез, нинди иде алар?
Мин — лирик, музыкаль фильмнар төшерергә яратам. Гадәттә, концерт номерларын төшердем. Минем белән бергә эшләгән операторлар өлкән яшьтә булу сәбәпле, төнлә эшли алмадылар. Алар кичке унга кадәр павильонда төшерде, менә шуннан соң минем эш башлана иде. Шулай, Камал театры актерлары белән төне буе ике атна дәвамында «Беренче театр» спектаклен төшердек. Шуннан соң мин татар театрына гашыйк булдым, Татарстан сәнгатенә атлап кердем.
Күпчелек артист һәм актерлар белән әле дә дус-тату мөнәсәбәтләрдә без. Күбесе вафат булды. Илһам Шакировны гына алыйк… Ул хәтәр авыр кеше иде. Кеше бит артистны сәхнәдә нинди, тормышта да шундый дип уйлый. Чынлыкта алар фәлсәфәче тибындагы кешеләр. Күзәтүләремнән чыгып әйтәм, кеше никадәр талантлырак булса, тормышта да ул шулкадәр гади. Сәнгать кешеләре «үз» кешеләрен шунда ук сизә, шуңа да уртак тел тиз табыла.
Миңа кадәр җырчылар камера алдында багана кебек басып торалар иде. Режиссер Рушания Кадыйрова Илһам Шакировны тормышчан итеп төшерергә кирәклеген әйтте. Камералар зур, аны күтәрер өчен дә 3-4 кеше кирәк иде, күчереп булмый, авыр. Техник яктан андый камера белән каядыр бару мөмкин түгел иде. «Илһам Шакиров җырлый» дигән фильмда игътибар иткәнсездер, анда Илһам абый машинада да йөри, теплоходта да йөзә, урман фонында да күренә… «Соң, әйдәгез, урманда төшерик», — дип тәкъдим иттем мин. Шулай итеп, әйтик, «Кара урман» җыры ниндидер паркта түгел, ә чыннан торып, урманга барып төшерелде.
Дөрес, Илһам Шакиров башта риза түгел иде, карышты. Соңыннан күндердек без аны. Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимова, Ренат Ибраһимов һ.б. бик күп артистларны җырларындагы эчтәлегенә туры китереп, дөрес урын сайлап төшерергә тырыштым. Шушы чорда режиссер, сценарий авторы булып җитлектем.
Таһир Якуповны да аерым билгеләп үтәр идем. Ул башкару осталыгы буенча Илһам Шакировтан бер генә дә ким түгел иде, кызганыч, иртә китеп барды. Аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты итеп кенә тәкъдим итәләр иде. Аның бик үк яхшы түгел гадәтләре бар иде, шуңа күрә күтәрелә алмады.
Барлык төшергән материалларны Үзәк телевидениегә тапшыра идек. Комиссия кабул иткәннән соң гына эфирга чыгаралар иде. Съемкалар вакытында үзем өчен татар әдәби сәнгатен ачтым.
Оператор булу рухи яктан нинди йогынты ясады?
Мин шәһәрдә үстем, съемкаларда катнашмаган булсам, гомумән, татар дөньясы белән танышмаган булыр идем. Әтием хәрби кеше булу сәбәпле, Германиядә яшәдек, мин Берлинда тудым. Әнием Галия Вафина — татар милләтеннән. Казанда без Горький паркы каршындагы районда тордык, анда татар мохите булмады. Дәү әни белән дәү әти дә иртә китеп барды, әни иртәдән кичкә кадәр эштә иде. Шуңа күрә, теләсә кайсы телне өйрәнер өчен, грамматика укырга түгел, ә аралашырга кирәк.
Бәлки, шуның өчен без чит телләрне белеп бетермибездер. Германиядә өч яшькә кадәр яшәдем, бер сүз русча белми идем, күрше балалары белән немецча гына аралаша идек. Хәзер русча ярыйсы сөйләшәм бугай. Рус телен монда килгәч кенә, урам мохитендә аралашып өйрәндем. Мине татар җәмәгатьчелеге шаяртып, «кадак» дип йөртә.
«Мин эшләгәндә милли мәсьәлә буенча бернинди каршылык тумады»
Бу кадәр татар кешеләре белән эшләп, керфек какмыйча да татар телендә җавап бирә ала торгансыздыр?
Иркен аралаша алмасам да, татарча аңлыйм. Тел — фикерләү ул. Ниндидер сүзләрне ятлап, тегеннән-моннан әйтеп утырырга була. Миңа калса, бу телне белүгә керми. Татар телендә фикерли дә белү зарур. Моның өчен һәр көн иртәдән кичкә кадәр бары татар телендә генә аралашу кирәк.
Никадәр күбрәк тел белсәң, шулкадәр яхшырак дип саныйм. Минем туганнарым да татарлар, Аппаковлар нәселеннән. Шкафымда түбәтәй бар, аны аш уздырганда киям.
Гомумән, мин эшләгәндә милли мәсьәлә буенча бернинди дә каршылык туганы булмады. Аңлар өчен, ике очракны сөйләп үтәм. Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин ул вакытта безнең телестудиядә режиссер ярдәмчесе булып эшли иде, хәзер исә күрешә калсак, һәрвакыт хәлләрне белешеп, «Телестудиядә эшләр ничек?» — дип сораша.
Язучы Фәүзия Бәйрәмова да бездә режиссер ярдәмчесе булып эшләде. Туксанынчы елларда ул мәйданга чыкты, ул вакытта хәтта чит ил журналистлары да килеп җитте! «Рус телендә интервью бирмим», — дип кырт кисте ул. Мине күреп алды да: «Ә менә аңа, кирәк булса, бирәм! Аңа гына бирәм!» — диде Фәүзия Бәйрәмова.
Татар теле турында ниләр генә әйтмәделәр, соңгы елларда телгә кагылышлы бик күп вакыйга булды. Ничек саныйсыз, татар теле Татарстанда кирәклеме соң ул? Татар кешесе татарча белергә тиешме?
Рус кешесе рус телен белергә тиешме соң, дигән кебек инде бу. Әлбәттә, татар үз туган телен белергә тиеш. Шулай да, бар нәрсәнең табигый рәвештә булуы шарт. Әйткәнемчә, мин өч яшемә кадәр немец телендә рәхәтләнеп сөйләшә идем, чөнки көндәлек аралашу булды. Әйдәгез, мисалларга тукталыйк.
Кирилл Аристов дигән операторыбыз бар иде. Аның әти-әнисе рус, үзе дә чеп-чи рус баласы. Аларның гаиләсе Мәрҗани мәчетеннән ерак түгел Каюм Насыйри урамында яши иде. Кирилл татар зыялылары арасында үскәнгә күрә, татар әдәби телен белә иде. Кирәк булса, татар белгечләре белән дә сөйләшә иде. Шуңа күрә, табигый процесста булырга тиеш.
Камал һәм Тинчурин театры спектакльләрендә колакчыннар кигән тамашачыларны күзәтәм. Бик теләп йөриләр, беркем дә «барыгыз» дип, артларыннан кумый. Теләсә кайсы кеше өчен тел — байлык ул. «Бу ун тел белә», — диләр икән, ул аңа тискәре йогынты ясамый бит.
«Кем иренми, бар да кино төшерә хәзер»
Татар сәнгате турында сүз кузгаткач, Татарстан кинематографиясенә карашыгызны сорамыйча кала алмыйм.
Яхшы сорау. Элекке белән хәзерге төшерү осталыгы арасында аерма зур. Элек фильмнарга лирика хас, рухи халәт тасвирлана иде. Хәзер исә кино клип рәвешендә төшерелә. Музыкада да бит төрле жанрның булуын беләбез — опера, рэп һ.б. Безнең яшьләргә мәдәният өлкәсендә гомуми белем туплау җитеп бетми. Фильмнарны карасаң, барысы да бертөрле төшерелә дип әйтергә була.
Күбрәк белем тупларга теләгәннәр ни өчендер Мәскәүгә китеп бара. Нигә ВГИКта әдәбият, рәсем, музыка фәннәре өйрәнелә икән, дип гаҗәпләнә идем. Керү имтиханында исә миннән Мәскәүдәге Зур театрның ничә колоннасы барлыгын сорадылар. Нигә операторга мондый сорау бирәләр икән, дип уйга калдым. Сәнгатьтә «архитектура ордеры» дигән төшенчә бар, шуннан мин колонналарның җөп санында булырга тиешлеген аңладым. Шушы әйберләрне белү — мәдәният өлкәсендә белемле булуның бер билгесе.
Хәзерге яшь операторларга вак детальләрне белү җитми. Кем иренми, бар да кино төшерә хәзер. Моны, бер яктан, яхшы күренеш дип тә әйтеп була. Икенче яктан, белгечләр югалып кала, профессионаллар бетү ягында. Күренеп кенә алучы яшьләр дә бихисап.
Кино төшерү — шигырь язу гына түгел ул, аны җиренә җиткерү өчен яхшы техника, профессиональ кадрлар төшерә белү кирәк. Гомумән, кино өчен акча бүлеп бирүне кызганмасыннар иде. Әйтик, 500 млн сум бүлеп биреп, киностудия булдырып, соңыннан калган акчага шушы ук студиядә фильмнар эшләнсә, дөресрәк булыр иде. Акчаларны еш кына кирәкле әйберләрне алу өчен арендага түлиләр, шуннан да чыгым зурая. Техник база, кино төшерер өчен павильон булса, эшләр җайга китәр иде бездә.
Боларның барысы да телевидение базасында эшләнсә, уңышлы булыр дип саныйм. «ТНВ», «ТНВ — Татарстан» ны гына телгә алсак, без янә татар телевидениесенә барып терәләбез. Юк, «Война и мир» ның татарча вариантын төшерергә кушмыйм, кечкенә фильмнардан да башларга мөмкин бит. Кино һәм фильмнарны санга сукмаган кайбер сәясәтчеләрне бөтенләй аңлап бетермим.
Әгәр татар телен дөньяга танытасыбыз килү турында сөйлибез икән, шуның иң яхшы ысулы — фильмнар һәм мультфильмнар төшереп, дөньяга тарату. Тел турында күп ләчтит саталар, ләкин чыгу юлына ирешеп бетә алмыйлар. Миңа үз вакытында идеология буенча сәркатип буласы калган, дип көлеп куям.
Гвоздь Юрий Константинович — оператор һәм режиссер.
1949 елның 19 сентябрендә ГДРда хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган.
ВГИКның оператор факультетын, Валентина Монахова классын тәмамлый (1973).
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). Хәзерге вакытта лаеклы ялда.