news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Легендар клоун вафат булган

news_top
Легендар клоун вафат булган
Фото: © "Татар-информ"

14 августта Мәскәүдәге Боткин хастаханәсендә легендар клоун «Андрюша» – РСФСР халык артисты Андрей Николаев 85 яшендә вафат булган. Бу турыда «Росгосцирк»ка сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Кайгынамәдә әйтелгәнчә, Николаев оригиналь эксцентрик номерлар һәм образлар тудырган. Клоун номерларны һәрчак үзе уйлап тапкан һәм куйган, тамашачыларны трюклары белән шаккатырган.

«Дөнья аның совет клоунының язмышы һәм тормышы белән рухландырылган талантлы репризаларын хәтерли», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар