Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Легендар диктор Мәрьям Арсланова вафат

Диктор 1963-1982 елларда «Татарстан» радиосында эшләгән. Аңа 96 яшь иде.

news_top_970_100
Легендар диктор Мәрьям Арсланова вафат

Легендар радиодиктор Мәрьям Арсланова вафат, дип хәбәр итте журналист Илфат Фәйзрахманов.

"Әле генә татар эталон сөйләме остасы буынының бер вәкилен озаттык.  Урыны җәннәттә булсын, без аның тавышын ишетеп үскән, аның дөрес сөйләмен тыңлап тәрбияләнгән буын. Минем өчен бу кешеләр буй җитмәслек, алиһә сыман иде. Инде язмыш үзләре белән очраштыргач, шулкадәр гади, ипле кешеләр икәнен күрдем. Алардан киңәшләр сорадым, өйрәндем. Балачак... Мәрьям апаны кышын тыңламый өйдән чыгып китмибез,  иртәнге 7дә һааа торышын әйтә. Бүген фәлән классларга укулар булмый дисә, салкын бит, без ура кычкырып урамга чабабыз. Салкында мәктәп ярамый, уен ярый) эфирдагы чатаклыклар истә кала,  мин сорашканда,  хәтерләвемә аптырады,  көлде,  сәбәпләрен аңлатып бирде. Кызык. Мәрьям апаның ире Айрат абый кебек шигырь укучы бармы икән... Җәлилнең Җырларымын аның кебек беркем сөйли алмый. Җәлил үзе ишетсә, нишләр иде икән. Татар эталон, әдәби, матур сөйләмен тудыручы, үстерүче буын китеп бара, ә яшьләр... Кызганыч,  аларга бу сөйләм нормалары норма түгел. Бүген эфир, сәхнә вульгар, дорфа, ялгыш сөйләмле. Себерүчән буранлы,  болытлы һава торышы көтелә, юеш кар...  Менә шушы бүгенге эталон, колакны ерта торган сөйләм... 

Урының җәннәттә булсын Мәрьям апа. Оҗмах түрләрендә Айрат абый белән кабат кавышырга язсын. Мин чираттагы остазымны, кумирымны җуйдым. Бу татар мәдәнияты өчен дә югалту..." - дип язган ул.

Мәрьям Арсланов Казанның Яңа Бистә зиратында ире – легендар диктор Айрат Арсланов янәшәсендә җирләнде. Айрат Арсланов 2010 елда вафат булган иде.

Арсланова Мәрьям Ислам кызыа - радио дикторы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977). 

1926 елның 8 апрелендә Кемерово өлкәсе, Юрга районы Сарсаз авылында туган.

Татар театр техникумын (1949) һәм Казан педагогия институтын (1963) тәмамлый.

1949–1951 елларда Татар академия театрында актриса. Төп рольләре: Айсылу («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Маша («Яшьлек белән очрашу», А.Н.Арбузов). 1951–1963 елларда Казан шәһәре мәктәпләрендә рус теле укыта.

1963–1982 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында диктор; тыңлаучыларда зур кызыксыну уята торган фәнни һәм иҗтимагый-сәяси темаларга багышланган, шул исәптән музыкаль һәм балалар өчен тапшырулар алып бара.

1982–1996 елларда Татарстан Мәгариф хезмәткәрләре йортында сәнгать җитәкчесе.

1975–2004 елларда Татарстан радиосында шулай ук тыңлаучыларда зур популярлык казанган, татар теленең матурлыгын, байлыгын күрсәтүче, күренекле татар галимнәре әзерләгән «Тел күрке – сүз» тапшыруын алып бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100